erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 2нче балалар бакчасында балалар кошларны каршы алырга әзер

1 апрельдә биредә “Исәнмесез, кошкайлар” дигән кичә үтте.

1нче апрель Халыкара кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арчаның 2нче балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә тәрбиячеләр Гөлүсә Галиәхмәтова һәм Гөлназ Хәйруллина “Исәнмесез, кошкайлар!” дип исемләнгән кичә үткәрде.

Кошлар – жир йөзендә иң киң таралган тереклек ияләре. Алар табигатьнең күрке, яме, урман табиблары. Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, матур җыр-моңнары белән алар безнең күңелебезгә ямь өстиләр, илһам бирәләр. Алар бик күп зарарлы бөҗәкләрне юк итеп табигатькә, кешеләргә бик зур файда китерәләр. Шуңа күрә безнең бурычыбыз – кошларга ярдәм итү, аларны саклау. Бәйрәм кичәсе эчтәлекле шигырьләр, җырлар, шаян биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды.

Үткәрелгән чарада Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының төньяк территориаль идарәсе белгече Алия Шәймуллина һәм «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы белгече Гөлнара Абдрахманова катнашты. Кичә ахырында алар балаларга кызыклы чара өчен рәхмәт әйтеп, бүләкләр тапшырдылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кошлар – безнең дусларыбыз! Аларны рәнҗетмик, ояларын туздырмыйк. Кошлар өчен кышын җимлекләр, язын оялар ясап элик! Алар үзләренең сайраулары аша безгә рәхмәтләрен җиткерерләр.

Гөлүсә Галиәхмәтова,

Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X