Реклама
Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасына Көз кунакка килгән.
Бу турыда балалар бакчасының Инстаграм битендә хәбәр ителә.
Көзге бәйрәмнәрне кечкенәләр төркеме башлап җибәргән. Нәнгиләрнең беренче бәйрәме бик күөелле үтте, дип язалар алар.
Нәниләрдән эстафетаны уртанчылар төркеме кабул итеп ала. Балалар Көз турында шигырьләр сөйли, "Яфраклрар белән бию", "Гөмбәләр биюе" биюләрен башкара, Көз турында табышмакларга җаваплар эзли.
Бәйрәмнән соң юмарт Көз балаларны тәмле алмалар белән дә сыйлый әле.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз