erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 3нче мәктәп директоры Люция Рәшит кызы Фатыйхова белән хушлаштык

Туган авылы Кәче зиратына җирләнде.

Хушлашырга халык бик күп килгән иде. Район хакимиятеннән, район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы җитәкчеләре, Арча педагогика көллияте, мәктәп директорлары, укытучылар, тәрбиячеләр, 3нче мәктәп коллективы, ветеран укытучылар, элеккеге хезмәттәшләре, дуслары, күршеләре, якыннары... Һәркемнең телендә:"Әйбәт кеше иде", -- дигән сүзләр...

Аның хыялы быел кечкенә кызын матур итеп киендереп мәктәпкә 1 класска алып килү иде. Хыяллар... 42 генә яшь иде шул. Тимер юл буендагы үзләре төзегән бик матур ике катлы өйдә яшәргә дә яшәргә иде әле... Каты авырудан тернәкләнә алмады.

Ә без Люция Рәшитовнаны кайда гына эшләсә дә, эшенә җитди караган булдыклы җитәкче буларак беләбез. Без журналистларга аның белән аралашуы уңайлы иде.  Ул гади, мөлаем, эшлекле иде. Яңа 3нче мәктәпне гөлләр кебек тотты. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, Арчаның 3нче мәктәбе завучы Алсу Сабирҗанова, 3нче мәктәпнең ветеран укытучысы, район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина хушлашу сүзләре әйттеләр. Рәмзия ханым чыгышында Антон Чеховның сүзләрен искә төшерде: "Кешедә бөтен нәрсә дә матур булырга тиеш: йөз дә, кием дә, күңел дә, фикерләр дә... Люция ханым нәкь шундый кеше иде..." В человеке всё должно быть прекрасно: и лицо, и одежда, и душа, и мысли...
А. П. Чехов

Соңыннан Рәмзия ханым Хәмидуллина: "Шундый кыз үстергәннәре өчен дулкынланудан әти-әнисенә рәхмәт әйтергә онытканмын", -- дип, Люциянең Кәче авылында яшзүче әнисе Сәвия һәм әтисе Рәшит Хәйруллиннарга рәхмәт әйтте.

Ә безнең күңелләрдә Люция Рәшитовна һаман да шулай матур, яшь, шат, эшлекле. Матур эшләре, эзләре белән үлмәс ул!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X