Музей хезмәткәрләре күргәзмәләр янында кызыклы экскурсияләр оештырдылар.
25-28 ноябрь көннәрендә Казан арты милли мәгариф белем үзәге – МБГБУ “Арча 6 нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбе”ндә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре оештырган “Театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән якташларыбыз”, “Әлифба музее ачылуга – 20 ел” дип исемләнгән күргәзмәләр эшләде.
Музей хезмәткәрләре күргәзмәләр янында кызыклы экскурсияләр оештырдылар. 4 нче сыйныф укучыларының Галиәсгар Камалның “Беренче театр” спектакленнән өзекләр күрсәтүләре үзенә күрә бер яңалык булды. Күргәзмәне укучылар да, укытучылар да, мәктәпкә килгән кунаклар да яратып карадылар.
Шәфигулла Гарипов
Нет комментариев