erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары читек чигү серләре белән танышты

Әлеге кәсеп белән укучыларны Резеда Хәбриева таныштырды.

Элек-электән читек тегү белән бары хатын-кызлар гына шөгыльләнгән. Балаларын йокларга яткырып, алар ай яктысында чигә торган булганнар. Кызлар ясаган читекләр нечкәрәк, нәфисрәк була, чөнки аларның куллары сизгер, ә ир-атлар исә үкчә, читек аслары ясаганнар. 1883 елда, мәсәлән, татар читекләре Парижда зур алтын медаль, 1886 елда бронза медаль белән бүләкләнгән. 1980 елда Лейпцигта үткәрелгән халыкара ярминкәдә алтын медальгә лаек булып, Арчаны бөтен дөньяга таныткан. Без дә балаларыбызны, Арчаның 6нчы номерлы мәктәбе 5в сыйныф укучыларын, бүгенге көндэ дә читек серләрен белүче, бу кәсепне югалтмаучы Хәбриева Резеда Рәфхат кызына алып бардык. Безне зур теләк белән каршы алдылар, читек житештеру турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Резеда ханым чигү генә түгел, аяк киемен тулысынча җитештерүче санаулы осталарның берсе. Балалар читекләрне, чүәкләрне, башмаклар һәм башка көнкүреш әйберләрен җитештерү өчен күнне ничек кисү, тегү, чигү һэм әзер продукция җитештерү ысулларын күрделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илсөяр Батыршина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X