erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 6нчы мәктәбендә түбәтәй чигәргә өйрәнделәр

Осталык дәресен Гөлгенә Хәсәнова үткәрде.

Бүгенге көндә балаларга белем алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган: жиһазландырылган кабинетлар, сыйфатлы һәм эчтәлекле дәреслекләр, яңалык белән бергә атлаучы укытучылар. Ә без, сыйныф җитәкчесе белән берлектә, Арчаның 6нчы мәктәбенең 5в сыйныф укучылары белән уку кысаларыннан аз гына чыгып, балаларыбызны шәһәребезнең һәм районыбызның алтын куллы осталары белән таныштырырга булдык. Аларны эзләп ерак барасы юк – алар безенең әти-әниләр, әби-бабайлар! Шуларның берсе безенең балаларыбыз белән бер сыйныфта укучы Хәсәнов Инсафның энисе Хәсәнова Гөлгенә Гарифулла кызы. Аның кул эшлэрен күреп таң калырлык! Бүгенге көндә ул төп эше белән берлектә искиткеч калфаклар, түбәтәйләр, татар халкына хас булган башка бик күп бизәнү һәм көнкүреш әйберләре ясый. Шуны белгәч, без  Гөлгенә Гарифулла кызын безнең балаларыбызны үз эшләре белән таныштыруын һәм мастер-класс үткәрүен сорадык. Балалар гына түгел, узебез дә бик теләп катнаштык! Гөлгенә Гарифулла кызы безгә калфак-тубәтәйләрнең тарихын, аларны кию үзенчәлекләрен аңлатты. Без матур бизәкләр, тукыма төрләрен өйрәндек һәм үзебез өчен яхшы кәеф, тәҗрибә һәм үз эшләребезне истәлек итеп алып киттек.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчанын 10нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Фәйзуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X