Реклама
Беренче имтиханнары
Арчаның 8нче балалар бакчасында тәрбияләнүче 6 яше тулган балалар “ГТО” нормаларын тапшырганнар.
Бу алар өчен беренче спорт имтиханы булган. Яшь спортчылар гимнастика эскәмиясендә басып торган килеш алга бөгелү, урыннан озынлыкка сикерү һәм башка күнегүләрне ясаганнар. Балалар бик тырышкан. Кызлар арасында беренче урынны Виктория Петрякова, икенче һәм өченче урыннарны Миләүшә Бариева, Зилә Мостафина алган. Малайлардан 1, 2, 3нче урыннарда Ильяр Мөбәрәкшин, Данияр Идиятуллин, Зәмир Гыйлаҗиев.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз