erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 90 еллыгына багышланган бәйгенең нәтиҗәләре

Арча районына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйгебезгә нәтиҗә ясар вакыт җитте. ?Беренче чиратта, катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.? 49 катнашучы (кайбер сәбәпләр аркасында бер клип бәйгедән төшеп калды), 49 хезмәт, берсеннән-берсе матур табигатьле авыллар һәм дүрт дистәдән артык өр-яңа клип!? Афәрин, арчалылар!

Һәркайсы астында мактау сүзләре, җылы комментарияләр, авылдашларыгызның соклануын күрергә була. ? Без дә клипларның килгән берсен карадык, шартларга туры килгәннәрен лентабызга урнаштыра бардык. Алдан ук әйтелгәнчә, җиңүчене билгеләр өчен, ❤ (лайк) санын күзәтеп бардык.

?Иң күп тавыш җыючы - 1488 ❤ белән, ИСКЕ ЙОРТ авылыннан Рәисә Сибгатуллина. Икенче урында - 1192 тавыш белән, ГӨБЕРЧӘКтән Алия Ногманова. Өченче урында - 462 тавыш белән ИСКЕ АШЫТтан Гөлнара Мәгъсүмова.? Котлыйбыз сезне! ? Безнең белән элемтәгә керүегезне сорыйбыз (ватсап яки директ аша).

Шулай ук алдынгы 10 катнашучы грамоталар белән бүләкләнә. Алар:
Шурадан Клара Хөсәенова (409тавыш); Түбән Атыдан Айрат Абдуллин (399 тавыш);
Пөшәңгәрдән Илүзә Шәвәлиева(387);
Шушмабаштан Ләйсән Галяутдинова(367);
Казан шәһәреннән (Арча турында клип) Мурад Аль-Анси (340);
Курса Почмактан Сәрия Фәсхиева (333);
Арчадан Сиринә Гайсина(329);
Урта Бирәзәдән Әлфия Нотфуллина (313);
Яңа Кенәрдән Гөлшат Нәбиева(301);
Арчадан (Акчишмә турында клип) Эдуард Ханжин (292). Бүләкләү кайсы көнне булачагын алдан хәбәр итәрбез. Инстаграмны күзәтеп барыгыз!

Бәйгедә катнашкан клиплар арасында профессионалларча оста итеп эшләнелгәннәре бик күп. ? Ничек кенә булса да һәркайсына күңел җылысы салып эшләнелгән. Клипларны без генә түгел, район администрациясе вәкилләре дә кызыксынып күзәтеп барды. Районыбызның 90 еллыгына багышланган мәдәни чараларны сезнең клиплар белән тулыландырып эшләрбез дип планлаштырабыз. Безнең белән элемтәне өзмәгез, һәркайсыгыз белән мәдәният йорты сәхнәсендә көз көне әле очрашачакбыз.? ?☀️
#арчахәбәрләре
#Арча #арчарайоны #бэйге #афэрин???

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X