Реклама
"Чаллы Яр" микрорайоныннан ерак түгел, Чулман елгасына 26800 кечкенә сазан балыклары җибәрелде
Бу Түбән Кама сусаклагычындагы су алу корылмаларына китерелгән зыянны компенсацияләү өчен эшләнелгән. Арча балык хуҗалыгы белән килешү буенча маймычлар сатып алынган.
Балык тотуда "Чаллы Водоканалы" предприятиесенең генераль директоры Владислав Гаврилов та катнашкан. Балык тотарга яратучыларга әлеге кечкенә балыкларның тиздән үсәчәгенә ышанычын белдерде ул.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз