erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаны да су баса?

Мондый очракта авария-диспетчер хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

“Банк урамының 41А йорты каршында күл, иртән подъезд ишеге төбенә кадәр килеп җитәчәк, мәктәпкә барырга чыккан балаларга көймә кирәк булачак. Ничә елдан бирле яз җитсә шушы йорт яныннан чыгып булмый. Узган җәйдә юл ясыйбыз, су җыелып тормаячак, диделәр. Барыбер әллә ни үзгәреш күренми”, – дип хат һәм фотолар җибәргән безгә Алия Һидиятуллина.

Икенче көн төш вакытында шушы адрес буенча киттек. “Мелиоратор”дагы иң соңгы тукталыш каршындагы йорт булып чыкты ул. Юл кырыенда ук. Ишегалдына үттек. Бернинди су күрмәдек. “Шушыны әйтәләрдер инде”, – дип гараж тирәләрен әйләндек. Анда чыннан да су җыелып тора иде. Тик хатта сүз күпкатлы йорт турында бара. Аптырап кире киттек.

Кайтышка безне тагын бер хат көтә иде. “Ул суны ирләр канау казып жибәрде, кичтән дә, иртән дә торак-коммуналь хуҗалыкка шалтыратып әйттем. Кичә планеркада бу мәсәләне күтәрдек, дип җавап бирделәр. Сез килеп күргәнче ишегалдында су тотып булмый бит инде.  Ел саен безнең йортның подвалын су баса”, – диелгән иде анда.

Идарәче компания җитәкчесе Илдус Әһлиевка шалтыратып, бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык. Ул конкрет һәм һәр эшне җиренә җиткереп башкара, аңлашылмаучылыкларга урын калдырмый торган җитәкче. Ни дияр икән?

– Башка елларны кар март ахырларында гына эри иде. Быел иртәләде, кисәк кенә су төште. Шуның нәтиҗәсендә бераз кыенлык туды. Әмма безнең егетләр канау казып, булганнарны чистартып, су китәргә юл ясыйлар. Бу эш белән ун кеше шөгыльләнә. Тоткарлык ясамаска тырышабыз, – диде ул. – Банк урамы, 41А йорты ишегалдына узган җәй асфальт җәелде. Су китсен өчен олы юлга кадәр канау казылды. Егетләр андый канауларны көзен дә чистартып калдыралар, язын да килеп пычраклардан арындыралар. Биредә алар әле шушы арада гына булып киттеләр.  

Илдус Әһлиев әлеге йорт янына барып карарга тәкъдим итте. Киттек. Подъезд төбендә җыелып торган су юк. Алия Һидиятуллинаның үзен чакырдык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ир-атлар төнлә чыгып су юлын ачып җибәрделәр, – диде ул.

– Авыр булдымы? – дип сорады аннан җитәкче.

– Юк, тик без бит ишегалдын карап торган өчен дөнья кадәр акча түлибез, – диде Алия. – Шалтыраттык, тик сездән килүче булмады.

Әйе, акча түлиләр. Аз да түгел. Тик кайбер очракларда кагыйдәгә генә карап тормыйсың. Кулыңнан килә, мөмкинлегең бар икән, эшлә дә куй. Тормыштагы язылмаган закон бу.

– Мондый очракта авария-диспетчер хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Аның номеры һәр өйнең стенасына язып эленгән. Безнең егетләр чиратлап кизү торалар һәм хәбәр килү белән ярдәмгә ашыгалар, – дип аңлатты соңыннан Илдус Әһлиев. – Бу йорт ишегалдын игътибар үзәгенә алырбыз. Ә  подвалдагы суга килгәндә... анысын берничек бетереп булмый. Иңкү, су җыелып торган урыннар иде бу. Җир асты сулары чыга.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X