Арчаның җитез кызлары
Арча стадионында Яңа Кенәр мәктәбе физик тәрбия укытучысы Зөлфәт Хәйруллин махсус янга килеп болай диде: "Безнең хәзер яңа йөгерүчебез бар".
--Кем ул? -- дип сорыйбыз.
-- Лилия Шакирова. Яңа Кенәр мәктәбенә караган Түбән Оры башлангыч мәктәбендә укыта.
Лилия өметләрне аклады. Арча районы мәгариф учреждениеләре профсоюзы оештырган көзге кросста 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар арасында финишка өченче килде. Молодец! Арча стадионында үтте ул.
1нче -- Арчаның 5нче гитмназиясе укытучысы Гүзәл Абдуллина. 2нче -- Арчаның 6нчы бакчасы тәрбиячесе Ләйсән Галимуллина. Гүзәл хәрәкәттән, спортны гомерлек юлдашы итеп алган педагог. үзен спорт ярышларында гел күреп торабыз. Я велосипедта, я чаңгыда ул.
Ә Ләйсәннең Иске Кырлай мәктәбендә һәм Арча педагогика көллиятеннән алган күнекмәләре нык.
--Эштән соң хәзер күбрәк балалар белән үтә вакыт, -- ди ул. Чыныкан аяклар нык чаба. Уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев