erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Алардан үрнәк алабыз

15 май – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә.


      Бәхетле гаилә булып яшәү өчен икең өчен  дә өйләнешкән көннән башлап уйларның да, хыялларның да, максатларның да бертөрле булуы, гомүмән, аңлашып яшәү, бер-береңне хөрмәт итү, юл куя һәм сабыр итә белү кирәк. Мәхәббәт җимеше буларак туган балаларны тәрбияләүдә уртак караш, бер-береңә ярдәм итү, алар үсә барган саен аларны аңлау, уңай якларына сөенеп, ялгышлары булса бергәләп төзәтеп яшәү гаиләнең төп кагыйдәләредер.
      Якташ язучыларыбызның автобиографик әсәрләрен укып аларның  гаиләләре белән танышкач шуңа инанасың, дөрестән дә бердәм гаилә үрнәге буларак кабул итәсең. Әдәби әсәрләр уку гаиләләрне саклауга, килеп чыккан каршылыкларны чишүгә ярдәм итә, киләчәктә яшәү өчен ышаныч тудыра. Кәримә апа һәм Гомәр абый Бәшировлар, Гөлшаһидә апа һәм Гариф абый Ахуновлар, Динә апа һәм Диас Вәлиевләр, Лилия апа һәм Мөхәммәт Мәһдиевләр үзләренең гаилә тормышлары, балалары һәм оныклары турында киләчәк буыннар өчен әдәби әсәрләр язып калдырганнар. Әле бик күп язучыларның гаиләләре турында шушы ук фикерне әйтергә мөмкин. 
       Мин үзем әйтеп үтелгән гаиләләр белән сирәк кенә булса да аралашып яшәгән кеше буларак, аларны олы  хөрмәт белән искә алам . Яшьләр өчен үрнәк булып яшәү өчен көч табу,  аларга иҗат итәргә дә ярдәм иткәндер.   
 
                                                                                             Шәфигулла Гарипов

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X