Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчаның көньяк өлешендә амбулатория төзеләчәк

    6 февральдә Арча шәһәренең көньяк өлешендә яшәүчеләр җыены булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

     

     

    Арча шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов 2019 елда башкарылган эшләр, 2020 елга планнар турында сөйләде.

    Җыелышта төрле хезмәт вәкилләре чыгыш ясады.

    Район башлыгы Илшат Нуриев район тормышы белән таныштырып үтте, сорауларга җавап бирде.

    Шәһәрнең бу өлешендә табиб амбулаториясе төзү планлаштырыла, анда даруханә дә булачак. Яңа мәктәп төзү мәсьәләсе әлегә ачык кала. Арчада эш урыннары булачак, агросәнәгать паркын төзү дәвам итә.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 7 февраль 2020 - 13:36
      Без имени
      Бездэ дэ рисоваться итеп китте... Килгэненнэн ни мэгънэ, яхшы без моны эшлибез, дигэн бер суз юк, э сарык котуе кул чабып утыра, хотя моннан егерме ел элек Ваминга да кул чабып утырганнар иде. Ну главврач мэсъэлэсендэ честно признаваться итте, анысын анларга була, курэсен Р.Минниханов креатурасыдыр, ахырын котеп карыйк.