erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның Россия чемпионнары

Бу шатлыклы хәбәрне без башта “Арча хәбәрләре” газетасы сайтыннан укып белдек. Арчадан ике чемпион!

Узган атнада Казанда татарча көрәш буенча Россия беренчелеге ярышлары булды. Анда 20ләп төбәктән көрәшчеләр катнашты.

Әлеге ярышларда республиканың җыелма командасында Арча районының ике яшүсмере дә көрәште һәм икесе дә чемпион дәрәҗәсен алдылар. 2008-2009 елгы 60 кг үлчәү авырлыгындагы яшүсмерләр арасында Арчаның 6нчы мәктәбеннән Ислам Искәндәров Россия чемпионы булды! Шулай ук Арчаның 6нчы мәктәбендә укыган һәм бүгенге көндә Арча педагогика көллиятендә белем алучы Динияр Моратов 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында 80 кг үлчәү авырлыгында Россия чемпионы дәрәҗәсенә иреште! Котлыйбыз!

Дүшәмбе көн егетләрне редакциягә кунакка чакырдык. Иртән инде без чемпионнар, район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев, тренерлар Фәнил Һидиятуллин, Фәнис Зарипов белән сөйләшеп утыра идек. Чемпионнарда киң җилкә, озын буй, нык гәүдә. Тренерлары – Фәнил Һидиятуллин, Илшат Фазылҗанов. Диниярның “Арча” спорт комплексында тренеры – Фәнис Зарипов. Гомумән, “Арча” спорт комплексында чемпионнарны бергә әзерлибез, ди тренерлар.

Әле кайчан гына Динияр Моратовны Казанда күккә чөйделәр. 25-27 февраль көннәрендә Казанда 2004-2005 елгы яшүсмерләр арасында “Татарстан яшьләре” газетасы призына оештырылган татарча көрәш буенча Татарстан беренчелеге ярышларында Динияр чемпион исемен яулады. Ике атна да үтмәде Динияр Россия чемпионы булды! Яхшы хәтерлим, узган ел 15 март иртәсе Арчаның 6нчы мәктәбендә Динияр Моратовны котлау белән башланып киткән иде. 9Б сыйныфында укучы Динияр Казанда булып үткән Россия чемпионатында җиңү яулап, алтын медальгә лаек булды. Аңа кадәр ике тапкыр Татарстан чемпионы исемен яулады. Уңышларның сере нидә?

– Даими шөгыльләнәбез, – дип җавап бирде бу сорауга Динияр. – Атнага, шимбә, якшәмбедән кала, 5 көн. Кичен. Башта футбол уйныйбыз. Хәрәкәтләнгәч, тән җылынгач кына, төрле күнегүләр ясаганнан соң көрәшкә тотынабыз. Тренерыбыз таләпчән. Вакытны әрәмгә үткәрмибез. Максатыбыз – җиңү! Ярышка да “җиңәбез!” дип барабыз.

– Көрәшченең үзеннән дә күп нәрсә тора! – дип әйтеп куйды район көрәш федерациясе рәисе Ринат Алеев.

– Ә бит барлык көрәшче дә чемпион була алмый. Динияр нинди ул?

– Тыңлаучан, максатчан, гәүдәсенә сыгылмалылык хас, – дип санап китте тренеры Фәнил Һидиятуллин. – Шөгыльләнүләр вакытында мин ардым дип, барып утырмас. Арса да, авызы белән футболкасын тешләп, ахыргача көрәшер. Гаиләнең дә йогынтысы зур, әти-әни куәтләп тормаса, бала, бәлки, андый уңышларга ирешә дә алмас иде.

Арчаның 6нчы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Фәнил Һидиятуллин баланың нәрсәгә сәләтле икәнен хәзер күреп ала. Динияр Утар Аты мәктәбендә укыганда 3нче сыйныфтан көрәш белән шөгыльләнә. Беренче тренеры – Таһир Лотфуллин. Арчага күчеп килгәч, Арчаның 3нче мәктәбендә, аннан 6нчы мәктәптә укый. Сабантуйларда көрәшеп үскән егет. Биюгә дә йөргән. Хореографы Венер Хисамиев булган. Көрәшчегә бию түгәрәгенә йөрергә кирәк, дигәнне ишеткән бар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Көрәшнең нәрсәсе ошый? Ни өчен яратасың? – дип сорыйм.

– Эмоцияләр күп! Мәйдандагы көрәшне бөтен кеше карый, көч-куәт биреп торалар, тәэсирләрен кычкырып әйтәләр... Ә болар барысы да көрәшчене тагын да дәртләндереп, җиңүгә китерә.

Сөйләшүне Ислам Искәндәров белән дәвам иттек. Әтисе Алмазның улын көрәшче итеп күрәсе килгән. 6нчы мәктәптә 7 сыйныфта укый. 3нче сыйныфтан көрәштә. Шулай ук бию түгәрәгенә йөргән. Тренерлар: “Әтисе Алмаз көрәш ярышларына иганәчелек итә”, – дип сөйләделәр.  “Бу ярышка җиңәм, дип бардым, – дип сөйли Ислам. – Җиңгәч, әти белән әнинең куанганнары! Хәтта шатлыктан еладылар...

– Исламның үзенең дә күзләреннән яшьләр чыкты...

Исламның әти-әнисе Алмаз–Ранияне һәм Диниярның әти-әнисе Рафаэль–Гөлшатны улларының уңышлары белән котлыйбыз!

Соңгы вакытта Арчаның яшүсмер көрәшчеләре республика, Россия күләмендәге ярышларда уңыш яулый. Даими көрәш белән шөгыльләнгән көчле яшьләр үсеп килә. Узган ел өч Россия чемпионы булды. Арчадан Динияр Моратов, Шушмабаштан Таһир Кәримов, Кәчедән Диас Вәлиәхмәтов. Алда чемпионнарны дөнья беренчелеге ярышлары көтә. Уңышлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X