erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның Шаляпин урамында концерт узды

Арча мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Арча халкын концерт белән куандыруын дәвам итә.

Пандемия вакытында куркудан шомланган күңелне нәрсә күтәрә? Әлбәттә, җыр-моң, яхшы кәеф бирүче чаралар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре моны яхшы аңлый һәм район, авыл халкының күңеленә шифа бирер өчен көчләрен, хезмәтләрен кызганмый. Районда инде май аеннан бирле урамда алар тарафыннан куелган концертлар уза. ТАССРның 100 еллыгына багышланган концертлар бүгенге көнгә урам концертлары булып килеп җитте. Тамаша кылырга чыккан халык сәнгать осталарына чиксез рәхмәтле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кичә 6 августта мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Арчаның Шаляпин урамында яшәүчеләр белән очрашып, аларга бер сәгатьлек озак вакытка истә кала торган мизгелләр бүләк итте. Шушы көннәрдә генә урамнарына яңа асфальт салудан сөенеп йөргән Шаляпин урамы башында яшәүчеләр өчен бәйрәм өстенә бәйрәм, шатлык өстенә шатлык булды бу. Алар мәдәниятчеләргә рәхмәт укып туймый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X