Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчаның яшь көрәшчеләре Казаннан җиңү белән кайтты

    19 октябрьдә "Ак Барс" көрәш сараенда 2002-2003, 2004-2005 нче елгы егетләр арасында ачык турнир узды. Тренер Ф.Һидиятуллин  җитәкчелегендәге Арча районы командасы бу ярышларда уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.

    рчаның 6 нчы мәктәбеннән Инсаф Гарипов, Динияр Моратов 2 нче урында, Салават Абдеев, Ралиф Саләхетдинов, Марат Һадиев 3 нче урында.

    Ашытбаш мәктәбе укучысы Райнур Фәйзрахманов 2 нче урынны яулады, Яңа Кырлай мәктәбеннән Ранил Хәйретдинов 1 нче урында. Егетләрне бу җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы ярышларда да уңышлар телибез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: