erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның яшь көрәшчеләре - республика чемпионнары !

Бүген Арчаның яшь көрәшчеләре "Сабантуй" журналы призына үткән көрәш бәйгесеннән зур җиңү белән кайтты.

25 -27  нче февраль көннәрендә  Мамадыш районы Түбән Ошма  авылы спорткомплексында 2005-2006, 2007-2008 нче елгы  егетләр арасында “Сабантуй” журналы  призына  көрәш ярышлары булып узды. Арча районы данын 18 егет яклады.  2005-2006  нчы егетләр арасында  Файзрахманов Райнур (Ашытбаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) 5 нче урында калды. Абдеев Салават (Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбе, тренерлары Фазылзянов И.М. һәм Хидиятуллин Ф.Ф.) һәм  Аскаров Илназ (Лесхоз мәктәбе, тренеры Аскаров И.И.) 3 нче урынны яуладылар. Хайретдинов Ранил (Яңа Кырлай мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.) 2 нче урында. Арчаның 6 нчы номерлы мәктәбеннән Муратов Динияр  (тренерлары Фазылзянов И.М. һәм Хидиятуллин Ф.Ф.) үз үлчәү категориясендә  чемпион калды. Арча районы командасы 35 команда арасында 5 нче урында.
2007-2008 нче елгы егетләр арасында Губаев  Алмаз  (Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Р.Ф.) 3 нче урынны яулады. Каримов Таһир (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.),  Валиахметов Дияз (Кәче мәктәбе, тренеры Галиев Р.Ф.),  Халиуллин Ислам (Шушмабаш мәктәбе, тренеры Саляхов М.Р.)  - чемпионнар!  Бу яшь категориясендә Арча районы командасы  беренче урында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X