Реклама
Арчаның йөрәк-кан тамырлары үзәге “Татарстан Республикасының иң яхшы йөрәк-кан тамырлары үзәге – 2019” республика бәйгесендә беренче урынны алды. Ике Халыкара, бер Россиякүләм конференциядә катнашу өчен сертификат белән бүләкләнде.
Җиңүчеләрне төбәкара клиника-диагностика үзәгенә бирелгән айлык күрсәткечләрнең нәтиҗәсе буенча билгеләгәннәр. Республиканың 17 йөрәк-кан тамырлары үзәге катнашкан конкурста Россия һәм Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре белән беррәттән Австрия, Америка, Франциядән килгән белгечләр дә чыгыш ясаган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз