Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арчаның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз!

    Бүген, 18 декабрьдә Гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

    Аларның эше гаиләләрне теркәү белән генә чикләнми. Гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлегендә кеше туу, үлү, аерылышу, исем үзгәртү, аталыкны билгеләү, уллыкка алу теркәлә.

    Хезмәт дәверендә кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да күрергә туры килә аларга. Аларның эше кичектерелми, игътибарсызлыкны кичерми, зур төгәллек һәм җаваплылык сорый. Шул ук вакытта кеше хәленә керә белүне дә таләп итә.

    Реклама

    Хөрмәтле Арча районы гражданлык хәлләре актларын теркәү бүлеге хезмәткәрләре! Сезгә авыр һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телибез! Бәйрәмегез котлы булсын! 

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: