erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның Үзәк стадионда Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды

Котыра буран, ә мин өйдә утыр...мыйм

25 декабрь кичендә Арчаның Үзәк стадионда Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды.

Ул көнне иртәдән буран котырды, ачы, көчле җилдән баганалар улады. Мондый көнне чара үтмәс инде, дип уйладылар күпләр. Әмма бернигә дә карамастан, бәйрәм гөрләп узды. Һәм үзенчәлекле дә килеп чыкты әле ул. Аеруча Кыш бабайлар парады. Җил котыра, буран улый, шул вакыт кар чаналарында Кыш бабайлар җилдереп килеп чыга. “Кыш бабайлар парадын район хакимиятенең аппарат җитәкчесе Радик Галимуллин оештырды”, – диде мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.

Бернидән дә курыкмый безнең халык. Сокланырлык. Арчаның төп чыршысын ачарга күп халык җыелган. Керфекләре бәсләнгән, үзләре кар арасыннан бер-берсен күрми дә диярлек. Әмма күңел ачам дигән кешегә мондый һава торышы, русча әйткәндә, “нипочем”.

Башта балалар өчен бәйрәм чаралары узды. Алар матур итеп бизәлгән йортларда осталык дәресләрендә катнаштылар. Кыш бабай, Кар кызы белән очраштылар, бергәләп фоторәсемнәргә төштеләр.

Аннан чират өлкәннәргә күчте. Чара Үзәк чыршы янындагы зур сәхнәдә үтте. Кыш гүзәле утларын кабызуга күңел ачу чарасы башланды. Арчаларны район башлыгы Илшат Нуриев якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Кыш бабай, Кар кызы да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча Мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе, “Казан арты” тарих-этнография музее, Арча үзәк китапханәсе, мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр. Җыр, бию, күңелле көлү авазлары бер минутка да тынмады. Арча Укучылар сарае, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге дә бәйрәм чарасын оештыруга үз өлешләрен керттеләр. Казаннан килгән артистлар да чыгыш ясады.

Ахырдан Яңа ел Африкада, я булмаса, башка илләрдә түгел, бездә, Татарстанда  һәм дә Арчада гына шундый күңелле итеп үткәрелә, дигән уртак фикергә килделәр. Соңыннан күк йөзен бәйрәм салюты бизәде.

 

Фотолар авторы - Р. Вәлиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X