erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Әрле-бирле”, “Кәрәз”, “Тамырлар” һәм “Исемсезләр” көч сынашты

Алты җирлекнең иң шаян һәм тапкырлары Утар-Аты сәхнәсенә җыелды

Районыбызда гаилә елына багышланган ШТК (КВН) лигасы дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, Яңа Кенәр, Урта Пошалым мәдәният йортларында әлеге бәйгенең беренче этаплары март аенда инде узды. 

4 апрель көнне Утар Аты мәдәният йортына Наласа, Утар Аты, Түбән Аты, Яңа Кырлай, Яңасала һәм Арча шәһәреннән, дүрт командага тупланып, шаяннар һәм тапкырлар чыгыш ясады. 

“Әрле-бирле”, “Кәрәз”, “Тамырлар” һәм “Исемсезләр” командалары иң элек тамашачыларны һәм жюрины сәламләп, үзләре белән таныштырдылар. Һәр команданың үз киеме, логотибы һәм үзләренә генә хас үзенчәлеге бар иде.
Икенче биремнәр экранда тамаша кылынды. Командалар берәр видеоөзекне, гаилә темасына туры китереп, татарча тавышландырырга тиеш иде. Жюри тарафыннан хезмәтләрнең эчтәлеге, таләпләргә туры килүе һәм кызыклы булы бәяләнде.   

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ахыргы бәйгедә иҗади номерлар каралды. Биредә командаларның ярдәм итүчеләре, 35 яшькә кадәрге эшче яшьләр чыгыш ясады. 

Чара ахырында жюри рәисе, Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов чыгышларга нәтиҗә ясап, бу юнәлешнең районыбыз өчен яңа булса да, һәр команданың югары дәрәҗәдә әзерләнгән булуын ассызыклап үтте. 
Киләсе һәм сайлап алу этабының соңгы чыгышлары Чүриле авылы мәдәният йортында 11нче апрельдә булачак. Алга таба барлык җирлекләрдән иң-иңнәр сайланып, Арча мәдәният йортында узачак финал ярышларына чакырылачак.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X