erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Армия – үзеңне сынау урыны ул”

Арча районы делегациясе үзе шефлык иткән Саратов өлкәсе Шиханы шәһәрендәге хәрби частька барып кайтты

Бу беренче сәфәр генә түгел. 2007 елдан бирле ел саен шулай анда хезмәт иткән егетләребезнең хәлләрен белеп торалар. Соңгы елларда очрашуларны татар халкының милли ашлары көне итеп оештырып, якташ солдатларыбызны зур табын әзерләп, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

Бу юлы да әлеге матур гадәтне дәвам иттеләр. Мул табын әзерләнде. Үзешчәннәребез Марсель Шәрәпов, Адилә Салихова, Әнис Шакиров чыгышлар ясап егетләрнең күңелләрен күрделәр. Очрашу әнә шулай күңелле үтте. Егетләрнең йөзләреннән елмаю китмәде.

– Башка районнар, төбәкләр белән бернинди элемтә юк. Бары Татарстанның Арча районыннан гына киләләр, – диде часть штабы начальнигы Владимир Попов. – Сезнең белән элемтә күптәннән бара бит. Телекүперләр аша да аралаштык. Ерак юлларны якын итеп частька килеп торасыз. Сезнең егетләрегез турында бернинди начар сүз әйтә алмыйбыз. Тәртипле, дисциплиналы, яхшы егетләр. Сез шундый шартлар тудыргансыз, солдат егетләрегез якыннары, дуслары һәм райондашлары исеменә тап төшермәслек итеп хезмәт итәргә тырыша.

– Без аларны ел дәвамында контрольдә тотабыз. Кайда гына хезмәт итсәләр дә. Хәрби комиссариат кына түгел, район башлыгы исеменнән туган көннәре, бәйрәмнәр белән котлап открыткалар җибәрәбез, характеристикалар соратабыз, часть командирыннан килгән Рәхмәт хатларын тантаналы шартларда әти-әниләренә тапшырабыз. Без моны армиядә егетләребез белән безне һәм әти-әниләрне борчырлык гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен шулай эшлибез, – диде аңа җавап итеп Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Коронавирус вакытында частьта хәлнең ничек торуы белән дә кызыксындык. Ни дисәң дә, ата-аналар өчен беренче чиратта балаларының сәламәтлеге кадерле. “Бөтен саклану чараларын үтәдек. Частьта авырган кеше булмады”, – диде Владимир Попов.

– Бу өлкәдә без дә күп нәрсә эшләдек. Һәр булачак солдат игътибар үзәгендә торды. Анализлар бирмичә автобусларга да утырт-мадык. Бөтен саклану чараларын үтәдек, – диде Алмаз Борһанов.

Бүгенге көндә Шиханыдагы частьта безнең районнан – 14, Әтнә районыннан 1 егет хезмәт итә. Барысы белән дә күрешеп булмады. Берсе Мәскәүгә киткән, дүртесе Әстерхан полигонда булып чыкты. Чарада Татарстаннан килгән башка егетләр дә катнашты. Хәрби комиссар берничә егеткә әти-әниләре биреп җибәргән күчтәнәчләрне дә тапшырды. Егетләр белән ачыктан-ачык әңгәмә оештырды.

– Сез безнең кешеләр һәм сезнең белән уйнарга ярамаганын командирлар аңласын өчен оештырабыз бу чараны. Даими элемтәдә булып хәлләрегезне дә белешеп тору зур роль уйный, – диде Алмаз Борһанов егетләр белән аралашу вакытында да.

– Безне сезнең армиядәге тормыш кызыксындыра. Безнең, әти-әниләрегезнең йөзләренә кызыллык китермәвегез өчен рәхмәт, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина.

Арчалар ашханәдә туклану, казармада яшәү шартлары белән кызыксындылар. Казармада ял бүлмәсендә ислам динен тотучы егетләр өчен махсус почмак әзерләделәр. Моның өчен район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин намазлык-лар, Коръән китаплары, намаз тәртипләрен өйрәткән китаплар, түбәтәйләр биреп җибәргән иде. Әмма иң күңелле мизгелләр – егетләребезнең үзләре белән аралашу булды.

– 5нче гимназиядә, аннан Арчада техникумда белем алдым. Газчы һөнәре үзләштердем. Армиягә үзем сорап киттем. Бернәрсәдән дә зарлана алмыйм. Намусым кушканча хезмәт итәрмен. Бер ел хәзер үтеп китә ул. Әти-әнием йөзенә кызыллык китермәм, – диде Арчадан Ранил Нуриев.

– Яңа приказ нигезендә хәзер телефоннар үзебездә. Кичке 8дән 9га кадәр көн саен сөйләшеп торабыз, – диде Курса Разъездыннан Фәнил Кыямов.

– Шулай да сагындыра. Читкә киткәч әти-әнинең, дусларың, туганнарыңның, хәтта аяк киемеңнең дә кадерен белә башлыйсың икән,  – диде Айваннан Нияз Хәбибуллин. – Әмма армия хезмәте кирәк. Чыныктыру, үзеңне сынау урыны ул. Тормышта үз урыныңны аңлау өчен дә мөһим роль уйный.

– Мин Арча педагогика көллиятен тәмамладым. Программист булырга укыдым. “КамАЗ” йөртүче-электрик. Үзләштергән һөнәрем дә ярап куйды. Машина йөртүче танык-лыгын хәрби комиссариат аша укып алган идем. Җайлы монда хезмәт итәргә. Һәрьяктан алганда, – дип кушылды әңгәмәгә Иске Йорт егете Рифат Вильданов.

Әти-әнине иң дулкынландырган сорау – “дед”лар. “Юк алар. Бик дус коллектив монда. Өлкәннәр, киресенчә, безне өйрәтеп калдырырга тырышалар, – диделәр егетләр бертавыштан. Аннан шушында кадәр килеп хәлләрен белгәннәре, милли ризыклар, милли көйләр белән матур чара оештырулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. “Башка бер җирдән дә килгәннәре юк. Башка егетләр безгә кызыгып, көнләшеп карый, ә без горурлык хисе кичерәбез”, – диделәр һәм калган күчтәнәчләрне иптәшләрен сыйларга казармага алып киттеләр. Кайтыр алдыннан солдат егетләребез белән һәйкәлләргә веноклар салынды.

Саубуллашканда үзем дә әни кеше буларак егетләрнең аркаларыннан сөйдем. Шуңа да күңелләре булып, киң итеп елмайдылар. Әмма күзләрендә моңсулык ярылып ята иде. Капка янына килеп җиткәч, артыма борылып карадым. Егетләр әле дә китмәгәннәр, безгә карап торалар иде. Нинди генә булмасын, армия армия шул инде. Шунда часть командиры урынбасары Антон Молоков сүзләре искә төште: “Дис-циплина, режим буенча гына яшәүгә өйне, әти-әнине сагыну да өстәлә бит әле. Егет кеше өчен сынау урыны бу”, – диде ул. Күк йөзебезне кара болытлар капламасын, исән-имин хезмәт итеп кайтсыннар. Бездән теләк шул.   

 

Бу беренче сәфәр генә түгел. 2007 елдан бирле ел саен шулай анда хезмәт иткән егетләребезнең хәлләрен белеп торалар. Соңгы елларда очрашуларны татар халкының милли ашлары көне итеп оештырып, якташ солдатларыбызны зур табын әзерләп, тәмле ризыклар белән сыйлыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу юлы да әлеге матур гадәтне дәвам иттеләр. Мул табын әзерләнде. Үзешчәннәребез Марсель Шәрәпов, Адилә Салихова, Әнис Шакиров чыгышлар ясап егетләрнең күңелләрен күрделәр. Очрашу әнә шулай күңелле үтте. Егетләрнең йөзләреннән елмаю китмәде.

– Башка районнар, төбәкләр белән бернинди элемтә юк. Бары Татарстанның Арча районыннан гына киләләр, – диде часть штабы начальнигы Владимир Попов. – Сезнең белән элемтә күптәннән бара бит. Телекүперләр аша да аралаштык. Ерак юлларны якын итеп частька килеп торасыз. Сезнең егетләрегез турында бернинди начар сүз әйтә алмыйбыз. Тәртипле, дисциплиналы, яхшы егетләр. Сез шундый шартлар тудыргансыз, солдат егетләрегез якыннары, дуслары һәм райондашлары исеменә тап төшермәслек итеп хезмәт итәргә тырыша.

– Без аларны ел дәвамында контрольдә тотабыз. Кайда гына хезмәт итсәләр дә. Хәрби комиссариат кына түгел, район башлыгы исеменнән туган көннәре, бәйрәмнәр белән котлап открыткалар җибәрәбез, характеристикалар соратабыз, часть командирыннан килгән Рәхмәт хатларын тантаналы шартларда әти-әниләренә тапшырабыз. Без моны армиядә егетләребез белән безне һәм әти-әниләрне борчырлык гадәттән тыш хәл килеп чыкмасын өчен шулай эшлибез, – диде аңа җавап итеп Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов.

Коронавирус вакытында частьта хәлнең ничек торуы белән дә кызыксындык. Ни дисәң дә, ата-аналар өчен беренче чиратта балаларының сәламәтлеге кадерле. “Бөтен саклану чараларын үтәдек. Частьта авырган кеше булмады”, – диде Владимир Попов.

– Бу өлкәдә без дә күп нәрсә эшләдек. Һәр булачак солдат игътибар үзәгендә торды. Анализлар бирмичә автобусларга да утырт-мадык. Бөтен саклану чараларын үтәдек, – диде Алмаз Борһанов.

Бүгенге көндә Шиханыдагы частьта безнең районнан – 14, Әтнә районыннан 1 егет хезмәт итә. Барысы белән дә күрешеп булмады. Берсе Мәскәүгә киткән, дүртесе Әстерхан полигонда булып чыкты. Чарада Татарстаннан килгән башка егетләр дә катнашты. Хәрби комиссар берничә егеткә әти-әниләре биреп җибәргән күчтәнәчләрне дә тапшырды. Егетләр белән ачыктан-ачык әңгәмә оештырды.

– Сез безнең кешеләр һәм сезнең белән уйнарга ярамаганын командирлар аңласын өчен оештырабыз бу чараны. Даими элемтәдә булып хәлләрегезне дә белешеп тору зур роль уйный, – диде Алмаз Борһанов егетләр белән аралашу вакытында да.

– Безне сезнең армиядәге тормыш кызыксындыра. Безнең, әти-әниләрегезнең йөзләренә кызыллык китермәвегез өчен рәхмәт, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алинә Мөхәммәтшина.

Арчалар ашханәдә туклану, казармада яшәү шартлары белән кызыксындылар. Казармада ял бүлмәсендә ислам динен тотучы егетләр өчен махсус почмак әзерләделәр. Моның өчен район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин намазлык-лар, Коръән китаплары, намаз тәртипләрен өйрәткән китаплар, түбәтәйләр биреп җибәргән иде. Әмма иң күңелле мизгелләр – егетләребезнең үзләре белән аралашу булды.

– 5нче гимназиядә, аннан Арчада техникумда белем алдым. Газчы һөнәре үзләштердем. Армиягә үзем сорап киттем. Бернәрсәдән дә зарлана алмыйм. Намусым кушканча хезмәт итәрмен. Бер ел хәзер үтеп китә ул. Әти-әнием йөзенә кызыллык китермәм, – диде Арчадан Ранил Нуриев.

– Яңа приказ нигезендә хәзер телефоннар үзебездә. Кичке 8дән 9га кадәр көн саен сөйләшеп торабыз, – диде Курса Разъездыннан Фәнил Кыямов.

– Шулай да сагындыра. Читкә киткәч әти-әнинең, дусларың, туганнарыңның, хәтта аяк киемеңнең дә кадерен белә башлыйсың икән,  – диде Айваннан Нияз Хәбибуллин. – Әмма армия хезмәте кирәк. Чыныктыру, үзеңне сынау урыны ул. Тормышта үз урыныңны аңлау өчен дә мөһим роль уйный.

– Мин Арча педагогика көллиятен тәмамладым. Программист булырга укыдым. “КамАЗ” йөртүче-электрик. Үзләштергән һөнәрем дә ярап куйды. Машина йөртүче танык-лыгын хәрби комиссариат аша укып алган идем. Җайлы монда хезмәт итәргә. Һәрьяктан алганда, – дип кушылды әңгәмәгә Иске Йорт егете Рифат Вильданов.

Әти-әнине иң дулкынландырган сорау – “дед”лар. “Юк алар. Бик дус коллектив монда. Өлкәннәр, киресенчә, безне өйрәтеп калдырырга тырышалар, – диделәр егетләр бертавыштан. Аннан шушында кадәр килеп хәлләрен белгәннәре, милли ризыклар, милли көйләр белән матур чара оештырулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. “Башка бер җирдән дә килгәннәре юк. Башка егетләр безгә кызыгып, көнләшеп карый, ә без горурлык хисе кичерәбез”, – диделәр һәм калган күчтәнәчләрне иптәшләрен сыйларга казармага алып киттеләр. Кайтыр алдыннан солдат егетләребез белән һәйкәлләргә веноклар салынды.

Саубуллашканда үзем дә әни кеше буларак егетләрнең аркаларыннан сөйдем. Шуңа да күңелләре булып, киң итеп елмайдылар. Әмма күзләрендә моңсулык ярылып ята иде. Капка янына килеп җиткәч, артыма борылып карадым. Егетләр әле дә китмәгәннәр, безгә карап торалар иде. Нинди генә булмасын, армия армия шул инде. Шунда часть командиры урынбасары Антон Молоков сүзләре искә төште: “Дисциплина, режим буенча гына яшәүгә өйне, әти-әнине сагыну да өстәлә бит әле. Егет кеше өчен сынау урыны бу”, – диде ул. Күк йөзебезне кара болытлар капламасын, исән-имин хезмәт итеп кайтсыннар. Бездән теләк шул.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре армия

2
X