Артист булып туган ул
Иске Төрнәле клубында 30 елдан артык Арча халык театрында уйнаучы авылдашлары Илдус Хәбибуллин белән очрашу кичәсе узды.
Кечкенә генә клуб. Мәктәпнең спортзалы. Сәхнәсе дә юк. Әмма эшлим, дигән кешегә бернинди уңайсызлыклар да киртә була алмый икән. Үрнәк авыл җирлегенә кергән мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре бер коллектив булып авыллар саен концерт куеп йөриләр. Бу очрашу да аларның чыгышлары белән үрелеп барды.
“Бездә халык клубка бик йөрми инде”, – дигән иде киләсебезне белгәч уңайсызланып кына Иске Төрнәле клубы җитәкчесе Фәнис Тимашев. Аптырый торган түгел, ул хәзер күпчелек авылларга хас күренеш. Әмма Илдус Хәбибуллин белән очрашу кичәсенә яшьләр дә, өлкәннәр дә килгән иде. Димәк, авылдашлары аны ихтирам итәләр. Ә ул моңа лаек та.
Илдус белән утыз елдан артык “Җидегән чишмә” халык театрында уйныйбыз. Мин аны эчкерсез, изге күңелле, ярдәмчел, гомумән, һәрьяктан яхшы кеше буларак та, үзенчәлекле, һәр ролен яратып, җаны-тәне белән бирелеп уйнаучы, шуның белән тамашачы күңелен яулап, алкышларга лаек булучы артист, юмор остасы, көчле, моңлы тавышлы җырчы буларак та, үрнәк гаилә башлыгы буларак та чын күңелемнән ихтирам итәм.
Күңеле саф, чиста кеше ул. Аның белән аралашу үзе үк рәхәт. Төгәл, әйткән сүзендә нык тора, сәхнәгә чыгасы көнне энәсеннән җебенә кадәр әзерләнеп килә, үзен тыныч тота, артыгын сөйләшми, әмма берничә сүз белән әйтәсе фикерен җиткерә – аның тагын бик күп сыйфатларын санап китеп булыр иде. Мин Илдусны белеп бетердем, дип уйлый идем инде. Әмма бу кичәдән соң бөтенләй белмәвемне ачыкладым.
– Гап-гади шофер идегез. Сез ничек театрга кереп киттегез? – дип сорады аннан Фәнис Тимашев.
– 1989 елда оешмалар район Мәдәният йорты сәхнәсендә концерт куйды. Мин дә үзем эшләгән оешма концертында чыгыш ясадым. Аның белән генә чикләнеп калмадык, авылларга да йөрдек әле. 1990 елда яшь режиссер Нурия Фәхриева мине театрга чакырды. Бардым. Спектакльләрдә уйнадым. Тора-бара кызыксынып киттем. Шулай 32 ел үткәне сизелми дә калган, – диде Илдус. – Бүген зур итеп артист, дип таныштырдыгыз. Рәхмәт анысына. Әмма минем кушаматым да артист бит, “артист Илдус” диюгә кем икәнемне белеп алалар.
Ул чыннан да артист. Сәләте йөзенә үк чыккан. Гастрольгә чыкканда, автобуска утыру белән җырлый башлый, клубка иртәрәк килеп, тамашачыларны көтеп торырга туры килсә, кулына микрофон ала да, җыр суза. Рәхәтләнеп, көчле тавышы белән бөтен бинаны яңгыратып. Андагы юмор хисе – сүз белән генә әйтеп биргесез. Туганда ук артист булып туган, диләр андыйлар турында.
– Алар авылда сәхнәне дер селкеткән дүрт дус иде. Мөбарәк абый оештырган вокаль-инструменталь ансамбльдә чыгыш ясап танылдылар. Хәйдәр Дарахунов (мәрхүм инде) – барабанчы, Альфред Әхмәтҗанов – бас гитарада, Васыйл Габделхаков – соло гитарада, Илдус ритм гитарада уйнады, – диде Фәнис Тимашев.
– Әйе, яшьлек шулай бергә гөрләп узды. Ансамбль белән авылларга да йөрдек. Бергә кызлар янына бардык. Илдус Иске Кырлай кызы Сөмбеләгә өйләнеп тә куйды. Тигез, матур гомер итәләр, – диде Васыйл. – Әмма вакыт узды, юллар аерылды, сәхнә безнең өчен матур истәлек булып калды. Тик безнең өчен, Илдус өчен түгел. Ул үзен театрга багышлады. Аның уңышларында Сөмбеләнең дә өлеше зурдыр, дип саныйм. Ул Илдуска һәрвакыт зур терәк булды.
Очрашу кичәсе матур барды. Элеккеге “Җидегән чишмә” режиссеры Рафис Сәлахетдинов Олы Мәңгәрдән үк махсус килеп, Илдус турында матур фикерләрен җиткерде. Бергә булган вакытларны искә алып, парлап җырладылар.
– Әниең исән булса, синең белән горурланып утырыр иде, Рәхмәт, Илдус энем, – диде Сәрия апа Габделхакова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев