erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Артистлар Сабан туенда ничә сумга чыгыш ясый?

Бу күркәм бәйрәм һәммәгезгә күтәренке кәеф, яшәү дәрте бүләк итсен!

Милли бәйрәмебез Сабан туе да килеп җитә, җәмәгать. Сабан туе ул – кем өчендер ял итү, туганнар һәм дуслар белән күрешү өчен менә дигән бер сәбәп булса, башка берәүләр өчен акча эшләп калу мөмкинлеге. Сүзем артистлар турында.

Әйе, бу атна – артистлар өчен кызу урак өсте. Бу чор аларда ике тапкыр була: берсе Яңа ел алдыннан, икенчесе Сабан туенда. Быел кайсы артистның кайда чыгыш ясаячагын барлап чыктык. 

Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов: 11 июнь – Минзәлә районы, 12 июнь – Чистай шәһәре.

Илсөя Бәдретдинова: 11 июнь – Минзәлә районы Әтрәк авылы, Түбән Кама шәһәре Үзәк мәйданы, Минзәлә районы Үзәк мәйданы, 12 июнь – Әтнә районы Күәм авылы, Апас районы Үзәк мәйданы.

Фирдүс Тямаев: 11 июнь – Түбән Кама шәһәре, Биектау районы, 12 июнь – Тукай районы Кызыл Байрак авылы, 13 июнь – Минзәлә районы Толымбай авылы. Фирдүс Тямаев төркеменең бәясе – 500 мең сум.

Гүзәл Уразова: 11 июнь – Нурлат, Зәй, Биектау районнары, 12 июнь – Илеш районы Исәнбай авылы, 18 июнь – Чаллы шәһәре, 19 июнь – Барда районы Үдик авылы.

Ришат Төхвәтуллин: 10 июнь – Минзәлә районы Тауасты Байлар авылы, 11 июнь – Теләче, 12 июнь – Алабуга, 13 июнь – Актаныш районы Яңа Әлем авылы.

Әнвәр Нургалиев: 11 июнь – Башкортстанның Чишмә районы, 13 июнь – Татарстанның Балтач районы Алан авылы, 17 июнь – Чакмагыш районы Күсәкәй авылы, 19 июнь – Казан, 24 июнь – Кушнаренко районы Яңа Гомәр авылы. Әнвәрнең бәясе – 300 мең сум. Аппатура белән киләсе булса, бу бәягә тагын 50 мең сум өстәлә.

Рифат Зарипов: 11 июнь – Теләче, Мамадыш районы Түбән Ошма авылы, 12 июнь – Сарман Үзәк паркы, 19 июнь – Аскын районы Кәмәшәдә авылы. “Бәяләр 250 мең сумнан 400 мең сумга кадәр. Ничә сәгатькә, аппаратура кирәкме, алып барасымы, әллә җырлыйсы гынамы... Аның нюанслары күп”, - ди Рифат.

Зинира һәм Ризат Рамазановлар: 11 июнь – Питрәч районы, 12 июнь – Әтнә районы Яңа Шашы авылы, Апас районы, 13 июнь – Алабуга районы Иске Юраш авылы, 19 июнь – Казанның “Тынычлык” бистәсе, Аккош күле. Бәяләргә килгәндә, Ризат: “Бер тавык та, бер савыт!” – диде.

Данир Сабиров: 11 июнь – Актаныш районы Чөгәнә авылы, Тукай районы Биклән авылы, 12 июнь – Әтнә районы Комыргуҗа авылы. Данир Сабировның төркеме 250 мең сум ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ: 11 июнь – Тукай районы Күзкәй һәм Биклән авыллары,  12 июнь – Чүпрәле районы, Мамадыш районы Түбән Яке авылы. Бәяләрен Баһлар сер итеп калдырды.

Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар: 11 июнь – Актаныш районы Чалманарат авылы, Бакалы районы Мирзаит авылы, 12 июнь – Сарман районы Карашай-Саклау авылы, 13 июнь – Арча районы Каргалы авылы, 18 июнь – Биектау районы Татар Алаты авылы. “Җырларга һәм алып барырга чакырсалар, 80 мең сум сорыйбыз. Ул очракта аппаратура һәм команда белән киләбез. Ә җырларга гына чакырсалар, 40 мең сум”, - ди Гөлназ.

Айдар Ракипов: 11 июнь – Кайбыч районы, 12 июнь – Башкортстанның Илеш районы Исәмәт авылы, 18 июнь – Ульяновск, 19 июнь – Казанның “Тынычлык” бистәсе. Җырчы ничә сумга җырлавын әйтергә теләмәде. 

Альбина Апанаева 11 июнь көнне Саба районы Сабан туенда чыгыш ясаячак. Аның бәясе 25 мең сумнан башлана. 

Ринат Рахматуллин: 11 июнь - Мәскәү каласы, 12 июнь – Теләче районы, 19 июнь - Казанның “Тынычлык” бистәсе, Аккош күле. Җырчы кыз белән икесенә – 60 мең сум.

Илзидә Госман: 11 июнь - Тәтеш районының Олы Тархан авылы, 12 июнь - Балык Бистәсе районы Шетнево-Тулуш авылы, Теләче районының Шәдке авылы. Илзидәнең бәяләре урынына карап, 20 мең сумнан 50 мең сумга кадәр икән.

Илшат Сафин: 10 июнь - Кукмара районы, Починок Кучук авылы, 11 июнь - Балтач районы Сосна авылы, Саба районы, Кукмара районы Байлангар авылы, Балтач районы Куныр авылы, 12 июнь - Әтнә районы Күнгәр авылы, Арча районы, Саба районы Олыяз авылы, 18 июнь - Марий Эл Республикасы Күлбаш авылы, 19 июнь - Казанның "Тынычлык" бистәсе, Марий Эл Республикасының Параньга авылы. Илшатның бәясе - 35-40 мең сум.  

Ваһапов фестивале лауреатлары Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина: 10 июнь - Азнакай районы (Азат), 11 июнь - Мамадыш районы (икесе), 12 июнь - Саба районы (икесе), 13 июнь - Лаеш районы (Гөлсирин). Бәяләре 30 мең сум тирәсе.

Газета укучыларыбызны якынлашып килүче милли бәйрәмебез Сабан туе белән ихластан котлыйбыз! Бу күркәм бәйрәм һәммәгезгә күтәренке кәеф, яшәү дәрте бүләк итсен!

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/urak-ste-artistlar-saban-tuenda-nich-sumga-chygysh-yasyy

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X