erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Арзамас” һәм “7 гном” көрәшә

Арчаның беренче номерлы урта мәктәбе укучылары үзләрен реклама агенты буларак сынап карадылар.

Арча үзәк китапханәсендә “Китап чакыруы” дигән акция (Bookslam) кысаларында үткәрелгән чарада катнашты алар. Үзләренә иң ошаган китапны танытуны максат итеп куюны күз алдында тоткан иң яхшы реклама кампаниясе “төзелде” ул көнне. 

Яшьләр катнашкан чараларны яратып карыйм. Беренче чиратта, аларның осталыкларына, акыллылыкларына, үз фикерләрен курыкмыйча, төгәл итеп әйтеп бирә белүләренә сокланам. Һәр эшкә ике дә уйламыйча алыналар, башкарып та чыга алар.

Яшьләр хәзер телефон, смартфон, айфонда гына утыралар, китап укымыйлар, дип зарланалар. Ул көнне кичәне алып баручы китапханә хезмәткәрләре Адилә Әхмәтҗанова белән Юлия Ибраһимова иң күп китап укучыларны барлау максатыннан үткәргән викторинада укучыларның җаваплары таң калдырды. Ничек кенә укый икән әле яшьләр китапны, дип уйладым. Дөрес, мәктәп программасына кергән китапларга нигезләнеп төзелгән иде викторина. Әмма ул китапларны белгән кеше башкаларын да укый инде.

Шуны күз алдында тотып, китапханәчеләр укучыларны яңа чыккан китаплар белән таныштырдылар, алар турында кызыклы мәгълүматлар бирделәр. Бу үзенчә бер китап-ларга реклама кебек булды.

Хәзер чират укучыларның үзләренә җитте. Чарада укучылар ике командага бүленделәр. “Арзамас” һәм “7 гном” командалары үзләре яратып укыган китапларга төрле журналлардан шуларга туры килә торган рәсемнәрне кисеп алып реклама плакатлары ясадылар.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алар эш белән мәшгуль булган арада экранда видеороликлар тәкъдим ителде. Алдан әйтеп куелганча, теләге булганнар социаль челтәрдә үз битендә китапханә хэштегы белән яратып укыган китабына

ролик ясарга тиеш булган. Бу эштә  дүрт кеше (Алиса Йосыпова, Зифа Вәлиева, Диләрә Хәсәнова, Алия Умерова) катнашкан. Алиса белән Зифаның роликларын күрсәттеләр дә  инде экран аша.

Әмма ул көнне иң кызыгы командалар ясаган плакатлар иде. Аны эшләүгә бик җитди караганнар һәм иҗади килгәннәр. Эш барышын кызыксынып күзәтеп утырдык. “Арзамас” командасына керүчеләр бер урында бер дә тик утыра алмадылар, киңәшләштеләр, үзара көлешеп тә алдылар. Ә менә “7 гном” командасы (9 сыйныф), киресенчә, артык шауламыйча, тыныч кына плакат эшләргә тырышты. Күзләре белән генә карашып алып та бер-берсен аңладылар булса кирәк. Ахырдан командалар үз эшләрен якладылар да әле. Ике команда да: “Сез сайлаган китап бүгенге көндә актуальмы?” дигән сорауга уңай җавап  бирде.

Соңыннан “Китап чакыруы” акциясе кысаларында үткәрелгән бәйгедә катнашкан командаларга грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X