erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ашытбаш һәм Мөндеш почта бүлекчәләре - җиңүче

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте һәм “Татарстан почтасы” хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында үткәрелгән бәйгегә йомгак ясады. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларына 2019 елның икенче яртыеллыгына яздыру буенча иң яхшы дип табылганнарына акчалата бүләкләр тапшырылды. Җиңүчеләр бүләкне медиакомпаниянең басма гаммәви мәгълүмат чаралары буенча генераль директор урынбасары Әлфия Әдиятова кулыннан алды.

Хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында бәйге 2013 елдан бирле 12нче тапкыр берничә номинациядә үткәрелә. Шарты бер караганда гади дә, икенче яктан килеп фикер йөркәндә зур тырышлык та таләп итә. Аның буенча “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета-журналларына яздыру узган елның шушы чоры белән чагыштырганда артыграк булырга тиеш. Гади ул безнең күзлектән караганда. Бүгенге кешеләрнең газета-журналларга исе китмәгән заманда аларга яздыруның нинди катлаулы икәнен үз башларыннан кичкән хат ташучылар гына аңлый.

Бу юлы бәйгедә 27 хат ташучы һәм 26 почта бүлегенең эшенә бәя бирелгән. Жюри әгъзалары җиңүчеләрне төрле номинацияләр буенча билгеләгән. Иң кызыгы һәм безне иң шатландырганы шул – “Журналлар буенча иң яхшы тираж” номинациясендә быел да арчалар, Арча районының Ашытбаш һәм Мөндеш почта бүлекчәләре җиңеп чыкты һәм акчалата бүләккә лаек булды. Хәтерләсәгез, алдагы ике яртыеллыкта да ул бүләк Арча районына кайткан иде.

Бүләк алырга барыр алдыннан Ашытбаш һәм Мөндеш почта бүлекчәләре җитәкчеләре Лилия Гатауллина һәм Елена Насыйбуллина редакциягә керделәр.

– Бу ике почта бүлекчәсенең дә бу бәйгедә беренче генә җиңүе түгел. Сез безгә шул серне чишегез, ничек сез республикадагы 43 район арасында беренчелекне яулый аласыз? – диде аларга мөрәҗәгать итеп “Арча хәбәрләре” район газетасы редакциясе баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин.

Лилия һәм Елена белән аралашу вакытында бу сорауга җавап та табылды.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мәктәп һәм әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торабыз. Хат ташучыларыбыз бик тырыш, төгәл һәм җаваплы. Алар белән уртак тел табып, бердәм булып, авыл халкы белән аңлашып эшлибез, -- диде Лилия Гатауллина. – “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларын укытучылар яздыра. “Сөембикә”не бер алдырган кеше аннан аерылмый. Ә “Салават күпере” белән “Сабантуй” журналлары балалар өчен. “Салават күпере” журналын берсе балалар бакчасына күтәреп килеп күрсәтә икән, аны икенчеләре дә әниләреннән сорый башлый. Чөнки ул бик матур журнал, рәсемнәре дә күп, үзенә күрә кечкенә генә булса да бүләкләре дә бар.

Лилия Гатауллина биш ел почта бүлекчәсен җитәкли. Шушы вакыт эчендә икенче тапкыр бәйгедә җиңү яулый.

Мөндеш почта бүлекчәсе җитәкчесе Елена Насыйбуллина да нәкъ менә шушы журналларны яратып алдырулары турында әйтте.

-- Мин әле бу урында яңа эшли башладым. Әлеге җиңү миңа кадәр почта бүлекчәсен җитәкләгән Миләүшә Хөсәенованың һәм хат ташучыларның тырышлыгы. Безнең почта бүлекчәсе “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үткәргән хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре бәйгесендә өченче тапкыр җиңеп чыга инде. Алдагы елларда да бу югарылыктан төшмәскә һәм тиражны тагын да арттырырга тырышырбыз, – диде ул.

Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз, аларга киләчәктә дә уңышлар телибез. Мондый бәйгеләр алда да оештырылачак. Шуңа башка почта бүлекчәләре хат ташучыларын да җиңү өчен көрәшергә чакырабыз. Аның өчен нәрсә кирәге бу язмада әйтелде.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X