erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ашытбаш  мәктәбендә татар теле укытучыларының семинары узды

13 нче ноябрьдә Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбендә  “Сәләтле укытучыдан- сәләтле укучыга. Заманча караш” исеме астында  татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары узды.

 

Районыбызның төрле мәктәпләреннән җыелган  мөгаллимнәрне укучылар татар халык биюе белән күтәренке рухта каршы алдылар.Килгән кунакларны мәктәп директоры Кавиева Р.Р. мәктәп тормышы, аның уңышлары белән таныштырды.Уку-чыларның район, республика, халыкара  олимпиада, бәйгеләрдә уңышлары зур. Фән, спорт, хореография, иҗат  эшләре буенча нәтиҗәләрен укучылар чыгышлары аша  килгән  килгән кунакларга тәкъдим иттеләр.

11 класста  М. Җәлил иҗатына багышланган “Тормышы да бер җыр иде, гомере дә калды җыр булып”  ( укытучы Әүхәдиева М.Р.) , 8 нче сыйныфта

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

” Тезмә кушма җөмләләрне кабатлау” ( Әхмәтгалиева Ә. К.) темасына ачык дәресләр узды.Дәресләрнең һәр этабы уйланылган, эзлекле, методик яктан дөрес оештырылган. Ачык дәресләрдә  татар телен заманча укыту алымнары, укучыларда  телгә,  үз тарихыңа карата  кызыксыну уяту ,мәхәббәт тәрбияләү алымнары белән уртаклашты алар.Эш барышында  эзләнү, төркемнәрдә эш, проблемалы ситуация тудыру  алымнары уңышлы кулланылды.

Семинарның икенче өлешендә шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Н. Касыймов белән ”Шушы яктан, шушы туфрактан без” дигән  җылы , күңелләргә үтеп керерлек очрашу узды. Очрашуда   Татарстан язучылар берлеге рәисе , драматург Данил Салихов  катнашты.Шагыйрьнең балачагы, яшьлек еллары узган авыл белән бәйле хатирәлләр аның шигырьләре ,җырлары аша җиткерелде.

 Соңыннан мәгариф бүлегенең милли мәсьәләләр буенча җаваплы методисты Энҗе Габдуллатҗан кызы Мостафина җитәкчелегендә түгәрәк өстәл узды.Үткәрелгән ачык дәресләргә тирән анализ ясалды, алда торган бурычлар турында сөйләшенде, семинарга йомгак ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X