erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ашытбашта Надия Йосыпова һәм Марсель Шәрәпов белән очрашу кичәсе узды

7 март бәйрәм кичендә" ТАССР ның 100", "Бөек Җиңүнең 75", "Арча районы оешуга 90 ел тулу " уңаеннан Ашытбаш мәдәният йортында якташ язучыларыбыз Надия апа Йосыпова һәм Марсель абый Шәрәпов белән очрашу кичәсе булып узды.

 

Алар икесе дә бик күп кырлы шәхесләр. Язмышлары да бер-берсенә охшаш хәтта. Икесе дә биш балалы гаиләдә үсеп, үзләрен төрле өлкәдә сынап карап,күрсәтә дә белгәннәр. ""Башваткыч" тапшыруында катнашу бәхетенә дә ирешкәннәр. Моңлы итеп җырлыйлар, иҗат утында яналар. Бер нинди авырлыклардан да курыкмыйча, алга атлыйлар.Һәрвакытта да олысына-кечесенә ярдәм кулы сузарга ашкынып торалар.

Минем Марсель абый белән танышуым да, әнә шул ярдәм итүдән башланды да инде...Ул беренче очрашуда ук "чакыр гына, любой вакыт килеп, җырлап китәм" дигән иде. Һәм менә ул вакыт 2 елдан сон килеп җитте. Нихаять без шундый якташ язучыларыбызны , бергә мәдәният өлкәсендә эшләгән хезмәттәшләребезне чакырырга батырчылык иттек. Бу очрашу гына түгел, ә хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклашу да иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә бит мондый кичәләр кирәк! Безнең мәдәният өлкәсендә бик талантлы, тәҗрибәле, алны-ялны белмәүче хезмәткәрләр эшли. Ә инде " Бәхет юллыйм" дип аталган кичәгә килгәндә, кичә якташ язучыларыбызның шигырьләре, моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды.Тамашачылар да үзләрен кызыксындырган сораулар биреп, тулы җаваплар алдылар.

Зур хөрмәткә ия булган Надия апа, Марсель абый ! Киләчәктә дә Сезгә зур уңышлар, иҗат чишмәгез гел чыңлап, агып торсын! Гаиләләрегездә тынычлык, татулык, муллык белән ,тазалыкта сөенеп яшәргә язсын! Шушы кичәбездә катнашкан барлык авылыбыз үзешчәннәренә, килгән кунак җырчы- биюче кызларга, малайларга, тамашачыларга зур рәхмәтләребезне белдерәбез!!! Бу очрашуыбыз да җырдагыча " Юкка түгел, юкка түгел шул..".

Айгөл Фәйзрахманова, Ашытбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X