Арск-Информ
  • Рус Тат
  • АСПК – районның горурлыгы

    Даны республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә билгеле Арча кирпеч заводына (АСПК) нигез салынуга быел 30 ел

     

     

     

     

    – Ул чакта бүгенге АСПК урынында арыш басуы иде. Арышны урып сенажга салдылар да, кирпеч заводы урынына казык кагылды, — дип искә ала 30 елга якын заводта баш инженер, техник директор булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рөстәм Вәлиуллин.

    – Ул елларда илдә тотрыксыз хәл, акча бирмиләр. Халык аптырашта. Шулай да басуда төзелеп килүче яңа заводка районда, авылларда яшәүче яшьләр килә башлый. Йөзләгән кешене эшле иткән, чех проекты белән төзелгән завод 1996 елда сафка басып, июльдә беренче кирпечен чыгара. Декабрьдә рәсми ачылышына Президент Минтимер Шәймиевның килүе район һәм завод тарихына кереп кала.  Ә аңарчы, күп өйрәнергә, эшләргә, чит илгә барып тәҗрибә уртаклашып кайтырга туры килә белгечләргә.

     

     

    Басуга казык кагудан башлап, гомеренең 10 елга якын өлешен кирпеч заводы төзү, ачу кебек авыр елларына багышлаган ул чактагы директор Рәфхәт Йосыпов тәҗрибәле, булдыклы, тырыш белгечләрен бүген дә хөрмәт белән искә төшереп сөйли: энергетик Фәнис Дәүләтгәрәев, электр цехы җитәкчесе Илдар Зиннәтуллин, автоматика буенча баш белгеч Илдар Бәдретдинов, баш технолог Рәшит Гайнуллин, баш механик Рәйхан Вәлиуллин, коммерция директоры Миннехан Сәгыйтьҗанов, баш хисапчылар Кадрия Сәгыйтьҗанова, Фаил Фәизов, баш икътисадчы Сәвия Нуретдинова, кадрлар буенча белгеч Лидия Сафина... Һәммәсе партия вакытында тәрбияләнеп үскән, эшне намус белән башкара торган буын.

     

     

    – 1990 елның август аенда әлеге оешмага эшкә урнаштым һәм иң беренче булып эшкә алган кешем завод директоры Рәфхәт Йосыф улы Йосыпов булды. Аннары баш хисапчы, склад мөдирләрен эшкә алдык, — дип үткәннәрне искә төшерә кадрлар бүлеге мөдире Лидия Сафина. — Ул чакта әле идарә бинасы юк, шунлыктан, район хакимияте бинасындагы ОКС бүлмәсендә урнашып тордык. 1991 елның март аенда завод территориясенә күченеп эшли башладык. Ул елны, территориядә фин проекты буенча эшләнгән өч йорт сафка басты: идарә, тулай торак, ашханә. Шул елны ук ашханә эшләп китте, төзелешкә күрше-тирә төбәкләрдән подряд оешмалар килә башлады һәм тулай торакка урнаштылар. Шулай итеп Арчада чех технологиясе буенча яңа завод төзелә башлады. Нигез эшләре башлангач әкренләп районда яшәүче эшчеләрне җыя башладык. Алар арасыннан бүгенге көнгә кадәр намуслы хезмәт куючылар: ирле-хатынлы Рәмзия һәм Рамил Кәлимуллиннар, Равилә һәм Рафаэль Нәфыйковлар. Илдус Арсаев (беренче көннән кранда эшләүче), Дамир Зиннәтов, Фәрит Галимҗанов, Рәшит Усманов, Наил Хәйруллин, хисапчы Сәвия Нуретдинованы аерым атап үтәргә була. Бүгенге көндә алтынчы директор белән эшлибез. Һәммәсе завод тарихында үз урынын алып тора: Рәфхәт Йосыпов заводка нигез салучы, тулы куәтенә эшләтеп җибәреп, данын еракларга таратуда күп көч куючы булса, Булат Корбанов заводка чит ил җиһазлары кайтартып, кирпечне бүгенге дәрәҗәле сыйфатка кадәр җиткерүгә иреште, Вазыйх Бикмуллин эшчеләр өчен уңай шартлар тудырды, ремонт ясатып, бүлмәләрне җиһазлады, уңайлыклар тудырды. 30 ел гомер эчендә күп кичерелде. Ярты ел хезмәт хакы ала алмыйча яшәгән чак-лар да булды. Тик беркем зарланмый, эшне калдырмый эшләде, түзде. Берара эшкә иртәнге 7гә килә башладык. Әле балалар бакчалары да ябык була, шунлыктан, эшчеләр балаларын иртәнге 7нче яртыда балалар бакчасы ишегалдында калдырып китә иде. Авырлыкларны узып бүгенге көнгә килеп җиттек. Бүген завод тулы куәтенә эшли. Заводта ел әйләнәсе 27 млн.нан артык кирпеч чыга. Бүгенге көндә кирпеч алырга чиратта торалар, сатып алучылар мичтән чыккан кирпечне көтеп тора.

     

     

    Рәшит Яруллин хезмәт юлын заводта гади эшче булып башлап, генераль директорның җитештерү буенча урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән.

    – Эшли башлаган елларда АСПКда 300дән артык эшче хезмәт куйса, бүгенге көндә 200дән артык хезмәткәр бар. Соңгы

    елларда җиһазлар яңарты-лып, эшче урыннар ярак-

    лаштырылды. Сыйфатлы кирпеч чыгару арта бара. Элек айга 2 млн. – 2 млн. 200 мең кирпеч чыгарсак, хәзер ул сан 2 млн. 800 меңгә җитте. Рәвеше, зурлыгы, төсе буенча 40тан артык төрдәге кирпеч җитештерәбез. Безнең оешма — район бюджетына иң күп салым акчасы кертүчеләрнең берсе. Завод экология таләпләрен үтәп эшли, тирә-якны пычратмыйбыз, табигатьне саклыйбыз. Кирпечнең төп өлешен ясар өчен Сарай-Чокырча басуыннан балчык кайтарабыз. Йортның каршысын төзү өчен чыгарылучы яңа төр 2,1 НФ дип аталучы кирпечкә Россиядә тиңнәр юк. Ул бары тик Арчада гына эшләнә.

     

     

    Равилә һәм Рафаэль Нәфыйковлар заводның беренче көннәреннән үк эшли башлап, 30 еллык тарихның эчендә кайнап яшәүчеләр.

    Заводта мин 1996 елда эшли башладым. Рафаэль төзелеш башыннан, 90нчы елларда ук басуда төзелеш материалларын саклауда эшли башлаган иде. Без Арчага 1988 елда Балтач районыннан килеп урнаштык. Эшли башлаган елларда заводта кышын салкын, җәен бик эссе иде. Ул елларда брак кирпечләр дә күп чыкты. Йон бияләйләр киеп эшлибез, 16 шар вагон брак кирпечне ташлый идек. 90нчы елларны һәркем хәтерлидер: яртышар ел хезмәт хакы ала алмаган чаклар булды. Ул чакларда, рәхмәт, автобус кондукторлары да аңлады, балаларны йөрткәндә акча булмаса да утыртып йөрттеләр, “Ярар, акчагыз булгач бирерсез әле”, — диләр иде. Беренче директор Рәфхәт Йосыповка рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Завод җитәкчелеге безгә йорт салып бирде. Аны акрынлап хезмәт хакыннан түләдек. Бүгенге көндә завод каршында яшибез, эшкә дә, балалар бакчасына да, мәктәпкә дә бик якын. Балалар үстергәндә уңайлы булды. Авыр вакытлар булса да, заводтан чыгып башка җиргә эшкә китәргә уйламадык та. Җитәкчеләребез ипле, хәлгә кереп эшли, эшчеләрне хөрмәт итәләр. АСПКның киләчәге дә матур булсын, кирпечләребез халыкка озак еллар хезмәт итсен, шушыннан лаеклы ялга чыгарга насыйп булсын.

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: