erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

АСПКда эшләүче Лидия Сафина: "30 ел гомер эчендә күп кичерелде"

Лидия Степановна Сафина, “АСПК” ачык акционерлык җәмгыятенең кадрлар бүлеге мөдире:

 

“1990 елның август аенда әлеге оешмага эшкә урнаштым һәм иң беренче булып эшкә алган кешем завод директоры Рәфхат Йосыф улы Йосыпов булды. Аннары баш хисапчы, склад мөдирләрен эшкә алдык. Ул чакта әле идарә юк, шунлыктан, район хакимияте бинасындагы ОКС бүлмәсендә урнашып тордык. 1991 елның март аенда завод территориясенә күченеп эшли башладык. Шул елны, әле заводны төзи башлаганчы территориядә фин проекты буенча эшләнгән өч йорт сафка басты: берсе идарә, икенчесе тулай торак, өченчесе ашханә итеп төзелде. Шул елны ук ашханә эшли башлады, төзелешкә күрше-тирә төбәкләрдән подряд оешмалар килә башлады һәм тулай торакка урнаштылар. Хәзерге гимназия территориясенә вагонлап завод җиһазлары алып кайтып бушатыла башлады. Шулай итеп Арчада чех технологиясе буенча яңа завод төзелә башлады. Фундамент эшләре башлангач әкренләп районда яшәүче эшчеләр җыя башладык. Алар арасыннан бүгенге көнгә кадәр намуслы хезмәт куйганнар арасыннан ирле-хатынлы Рәмзия һәм Рамил Кәлимуллиннар, Равилә һәм Рафаэль Нәфыйковлар. Илдус Арсаев (беренче көннән кранда эшләүче), Дамир Зиннәтов, Фәрит Галимҗанов, Рәшит Усманов, Наил Хәйруллин, хисапчы Сәвия Нуретдиноваларны аерым атап үтәргә була. Бүгенге көндә алтынчы директор белән эшлибез. Һәммәсе завод тарихында үз урынын алып тора: Рәфхат Йосыпов заводка нигез салучы, тулы куәтенә эшләтеп җибәреп, данын еракларга таратуда күп көч куючы булса, Булат Корбанов заводка чит ил җиһазлары кайтартып, кирпечнебүгенге дәрәҗәле сыйфатка (лицевой) кадәр җиткерүгә иреште, Вазих Бикмуллин эшчеләр өчен уңай шартлар тудырды, ремонт ясатып, бүлмәләрне җиһазлады, уңайлыклар тудырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

30 ел гомер эчендә күп кичерелде. Ярты ел хезмәт хакы ала алмыйча яшәгән чаклар да булды. Эшкә килгәндә эшчеләрнең автобуска түләргә акчалары да булмый иде ул чакта. Тик беркем зарланмый, эшне калдырмый эшләде, түзде. Берара эшкә иртәнге 7 гә килә башладык. Ул чакта әле балалар бакчалары да ябык була, шунлыктан, эшчеләр балаларын иртәнге 7 нче яртыда балалар бакчасы ишегалдында калдырып китә иде. Авырлыкларны узып бүгенге көнгә килеп җиттек. Бүген завод тулы куәтенә эшли. Заводта ел әйләнәсе 27 млн нан артык кирпеч чыга. Бүгенге көндә кирпеч алырга чиратта торалар, сатып алучылар мичтән чыккан һәр кирпечне көтеп тора”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X