Ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр
Мәктәптә ата-аналар җыелышын урамда һәм онлайн режимда үткәрергә киңәш иттеләр
«Безгә мәктәпләрдә дә, балалар бакчаларында да еш кына ата-аналар җыелышы турында сорау бирәләр. Биредә ата-аналар җыелышын онлайн режимында яки урамда үткәрүгә өстенлек бирергә кирәк»,- дип белдерде Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.
Аның сүзләренчә, әгәр ата-аналар җыелышын бинада үткәрү ихтыяҗы бар икән, анда кешеләр саны илледән дә артык булмаска тиеш. Шул ук вакытта, барлык әти-әниләрнең дә битлек киюе шарт, ә җыелыштан соң дезинфекция чаралары кулланып бүлмәне җыештырып чыгарга һәм җилләтергә кирәк.
Моннан тыш, балалар бакчаларында утренникларны төркемнәр буенча гына үткәрергә мөмкин, дип өстәде Патяшина.
Татар-информ: https://tatar-inform.tatar/news/science/31-08-2020/m-kt-pt-ata-analar-yelyshyn-uramda-m-onlayn-rezhimda-tk-rerg-ki-sh-ittel-r-5767550
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев