erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Татарстанда коронавирусның кайчан чигенә башлаячагын әйткәннәр

Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдергәнчә, чама белән 3-4 атнадан соң төбәктә коронавирус йоктыручылар саны кими башларга мөмкин.

 Без чирнең гадәттәге сезонлы күтәрелешеннән чыгып фикер йөртәбез. Асылда 3-4 атна чамасы дәвам итә ул. Шуңа күрә март башында кая таба баруыбыз аңлашылачак, – дигән ведомство башлыгы урынбасары.
Моннан тыш, Авдонина билгеләп үткәнчә, берничә атна элегрәк чирләүчеләр санының 2,8 тапкыр үсүе теркәлсә, бу атнада әлеге күрсәткеч 2 тапкыр арткан. Ул киләсе атнада һәм шуннан соңгы атналарда чирнең кайчанрак чигенә башлаячагының аңлашылачагын әйткән.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Татарстанда Cоvid-19 йоктыручылар саны кинәт үскән. Чирләүчеләр саны 2 меңнән артып киткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2022/02/74484/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X