erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Әтиемне алып кайтыгыз әле...

Хәдичә апа Сафина белән без озаклап сөйләшеп утырдык. Ул якын итеп истәлекләре белән уртаклашты.

Мирҗәм авылының абыстае ул. Эш белән барганда аның янына да кереп чыгарга уйладым. Елмаеп каршы алды, түргә дәште. Сөйләшер сүзләре бик күп иде. Тик вакыт кына кысанрак булды. Шулай да, сугыш елында үзе күргәннәр турында бәйнә-бәйнә сөйләргә өлгерде ул.

Хәдичә апаның әнисе Шушмабаштан. Зыялы, дини, укымышлы кешеләр. Икесе дә авыр хәлдәге гаиләләргә ярдәм иткәннәр, үзләренә калмаса да, мохтаҗларга булышырга тырышканнар. Балаларын да: “Кулыгыздан килгәнчә кешеләргә ярдәм итегез”, – дип өйрәткәннәр. Әнисе Гайшә апа  Мирҗәмгә кияүгә килгән. Вагыйз абый белән матур гына тормыш корып җибәргәннәр. Биш балалары туган.

Тик киләчәккә булган бөтен өметләрен өзеп сугыш башланган. Ул вакытта Хәдичә апага нибары ике яшь булган. Озакламый әтисен фронтка алып киткәннәр. Әнисе йөкле булып калган.

– Сәкедән төштем дә әтинең уң як аягына ябыштым. “Һай, әти, син өйдәмени, сине урыс алып китте бит”, – дигәнмен. Төш булган инде бу. Әмма аны чыннан да шул вакытта сугышка алып киттеләр.  2 яшь тә бер ай иде миңа. Йортыбыз ул чакта авыл башында. Капка төбенә чыгып басам да, үтеп барган кешеләргә: “Сез сугышкамы? Әтине алып кайтыгыз әле”, – диям икән. “Бер җырлап күрсәтсәң, алып кайтабыз”, – диләр. Мин шуңа ышанып җырлыйм.

Уң кулымда да чыбык,

Сул кулымда да чыбык.

Әтиемне көтеп торам,

Капка төбенә чыгып, – дип җырлыйм икән.

Минем җырлаганга тегеләр елый. Олы кешеләр дә елый икән, дип аптырыйм. Сугыш елларында авырлыклар безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Балалар кечкенә. Олы абыебыз Фәтхрахманга 11, апам Әнисәгә 9 яшь. Бар кыенлык алар җилкәсенә төште. Абый көтү дә көтте, чана белән район үзәгенә ашлык та илтте. Берсендә авыл башына җитәрәк түнгән. Үзен чанага салып алып кайтканнар. Өйдә кычыткан ашыннан башка әйбер юк. Мин аны ашамаганмын. Кашык белән авызга каптырмакчы булалар, мин кечкенә түгел, үзем ашыйм, дим дә, кашыктагы кычытканны читкә ташлыйм икән. Шунда күрше хатыны: “Һай, Гайшә, бу балаңны харап итә күрмә. Ястыгыңны сал да, мари авылына барып сатып, бәрәңге алып кайт. Мал булыр, балаңны кире кайтара алмассың”, – дигән. Икенче көнне абый белән апа ястыкны уфалла арбасына салып юлга кузгалганнар. Шуның акчасына бер капчык бәрәңге алып кайтканнар, – дип сөйли Хәдичә апа.

Аларны анда өйгә чакырып өстәл янына утыртканнар һәм ашатканнар да әле. Шулвакыт тәрәзә шакыганнар: хәер эстәүчеләр. Хуҗаларга ияреп алар янына Фәтхрахман белән Әнисә дә чыккан. Ни күрсеннәр, үз авыл кешеләре. “Зинһар берәүгә дә әйтә күрмәгез”, – дип ялварганнар. Балалар булсалар да, сүзләрендә торганнар, авылда бу хәл турында бер кеше дә белмәгән. Һәрхәлдә, бу балалар авызыннан ишетмәгән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– 90нчы еллар иде, бугай. Бакчада бәрәңге казыйбыз. Фәтхрахман абый да шунда. Бәдерниса апа аның янына килгән дә, кочаклап алган һәм барысын да сөйләп биргән. Елый-елый тыңлаганнар, – диде әңгәмәдәшем.

Әтисе кайткан вакытын да хәтерли Хәдичә апа. 1942 елда туган Газиз энесе белән авыл башына каршы алырга барганнар. Ә абыйсы ак ат җигеп Арчага киткән.

– Әти ятып кайта. Бер аягы юк. Мине янына утырттылар. Әти аркамнан сөеп кайта. “Изге кызым син минем, төш күреп җибәрдең, төш күреп кайтардың”, – ди. Әтинең төшенә кергәнмен икән. Ак күлмәк белән ак яулыктан, җырлыйсың да , биисең, ди.

Ал да булырмын әле,

Гөл дә булырмын әле.

Әти инде сугыш бетте,

Бергә булырбыз әле.

Икенче көнне сугыш тәмамлануы турында хәбәр килеп ирешкән. Әтинең бер аягын кискән булганнар. “Өйгә кайтмыйм. Мин авылда беренче егет идем. Хәзер ничек күзләренә күреним”, – дигән. Шунда табиблар аны җәлләп, икенче җиреннән итен кисеп алып, аягын ялгаганнар. Сизми ул, дип сугып күрсәтә иде. Аягын Германия җирендәге госпитальдә ясасалар, аннан Читага җибәреп, анда алты ай яткан, – дип искә ала Хәдичә апа.

Авылда да рәхәт булмаган. Ачлык, ялангачлык өстенә,  кесәгә салып бер уч ашлык алып кайткан өчен дә төрмәгә алып киткәннәр. Өйләргә кереп тикшереп, ашлык кыздырган ис килмиме, дип иснәнеп йөргәннәр. Ә Гафия исемле апаны бер уч ашлык алган өчен төрмәгә алып киткәннәр. Балаларын дә җәлләмәгәннәр. Шуннан кайтмаган да.

– Әни безнең бик чиста, пөхтә, булган хатын иде. Сыерны бетермәделәр. Кәҗә бар иде. Абый бик тырышты. Көтү көтте. Аннан ФЗӨ,  армия, шахта. Шахтада эшли башлагач кына күз ачылды. Үзе турында уйламады, гел безгә әйберләр җибәрде. Әти ындыр табагында каравыл торды. Бик авыр вакытлар булса да, кеше әйберенә тимәдек. Күршеләр белән дус яшәдек, кешеләр бер-берсенә булышырга тырышты, – дип сөйләде Хәдичә апа. – Әни кечкенәдән догалар өйрәтте. “Һәрвакыт яхшы булыгыз! – диде. Берәүгә дә начарлыгыбыз тимәде. Тормышыбыздан зарланмыйбыз. Сугыш ачысын гына беркемгә дә күрсәтмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X