Арск-Информ
  • Рус Тат
  • “Атказанган фермер” дигән мактаулы исем бирелде

    Аны Мәскәүдә дә беләләр

    Районыбызда иң беренчеләрдән булып гаилә фермасы төзеп эшен башлап җибәргән Хәлим Гарипов тора-бара иң уңышлы эшләүче фермер хуҗалыгы оештырды. Дәүләт программаларында катнашып яңа тораклар төзеде. Хәзер аларда 100дән артык сыер һәм таналар бар.

    Күптән түгел Хәлим Гарипов Мәскәүдә фермерлар корылтаенда булып кайтты. Анда якташыбызга “Атказанган фермер” дигән мактаулы исем биреп кайтардылар.

    Реклама

    20 февральдә район башлыгы Илшат Нуриев Хәлим Гариповны мактаулы исемгә лаек булуы белән котлады,  уңышлар теләде.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: