Реклама
Атна азагына кадәр Казанда көндез һава температурасы 20 градустан югары булырга мөмкин. КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
Аның сүзләренчә, аномаль һава температурасы урнаша, ягъни норма күрсәткечләре белән аерма җиде градус тәшкил итә. «9 Май — Җиңү көнендә дә җылы һава торышы көтелә. Көндез температура 22 градуска кадәр күтәрелер дип фаразлана. 10 майга каршы төндә 13 градус җылы булырга мөмкин», — диде Юрий Переведенцев.
Белгеч алдагы ун көнлектә уртача һава температурасы 16 градус тирәсе булачагын әйтте.
Татар-информ
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз