erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Атна-ун көн эчендә, каен җиләге сатып, 50-60 мең сум акча эшләделәр

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында яшәүче Нурсинә Яфизованың инстаграм битенә куйган җиләкләре беркемне дә битараф калдырмады.

Атна-ун көн җиләккә йөреп, көн дә берәр литрлы унбишәр чиләк җиләк җыеп кайталар һәм аларны көне-сәгате белән сатып та бетерәләр. Нурсинәнең әнисе Фатыйма апа әйтүенчә, җиләк җыярга иртәнге сәгать өчтә торып китәләр дә, алтыга инде кайтып та җитәләр. Кияүләре Марат җиләк җыярга бигрәк тә хирыс икән. Без бер чиләк җыйганчы, ул өч чиләкне тутырып куя, ди Фатыйма апа. Яфизовлар җиләк җыеп сату белән өч ел элек шөгыльләнә башлаган. Моннан шактый гына акча да эшләп була ди. Быел атна-ун көндә генә 50-60 мең сум акча эшләгәннәр. Иш янына куш дигәндәй, гаиләләре белән эшләп тапкан акчаны хуҗалыкта төзелеш эшләренә тоталар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Кызым Нурсинә кафеда, киявебез Марат тракторда эшли. Эшкә кадәр дә, аннан соң да тиз генә җиләккә менеп төшәләр. Өч бала тәрбиялиләр, олысы белән уртанчысы да әти-әниләре белән җиләккә йөри. Лаеш якларына ук барып җыялар, үзләре генә белгән урыннары бар. Быел каен җиләге аеруча күп булды, җыймыйча да түзеп булмый бит. Сатмый кала алганнары юк. Баштарак олы юл буена чыгып саталар иде, өч ел эчендә клиентлары барлыкка килде. Кукмарадан хәтле килеп алалар, – дип сөйләде Фатыйма апа.
http://shahrikazan.ru/news/tөrlese/atna-un-kn-echend-kaen-ilge-satyp-50-60-me-sum-akcha-eshldelr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X