Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Атның да үз көне бар!

    Am көне”ндә Яңа Кырлайга ат малын яратучылар җыелды. Ат ул халыкның үткәне һәм бүгенгесе.

    Am көне”ндә Яңа Кырлайга ат малын яратучылар җыелды. Ат ул халыкның үткәне һәм бүгенгесе. Йөрәкләре түзмәгән, ак яулыклы апалар да килгән. Ташкичүдән Рауза Абдуллина, Яңа Иябаштан Венера Галәветдинова (Әхмәрова), Яңа Кырлайдан Сания Зиннәтова, Нурания Галимҗанова... “Без сугыш чоры балалары, – дип сөйләде алар. – Безнең үткәннәр, балачак, яшьлек еллары ат малы белән бәйле. Без ат арбасына утырып, килен булып төштек. Ат малын күрсәк елыйсы килә... ”.

    “Ат көне” бәйрәмен район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Халыкны шулай ук Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов сәламләде.

    Яңа Иябашта яшәүче Әминә–Даниял Әхмәровлар да биредә. “Мин үзем Питрәч районы Татар Тавиле авылыннан, – дип сөйләде Әминә ханым. – Элек безнең бабай сәүдәгәр булган. Чабышкы атлар тоткан. Атка мәхәббәт миндә әти-бабамнан күчкән”.

    Тизлеккә чабучы атлар бер тирәдә бөтерелә. Ат хуҗалары да дулкынланып, ярыш башланганны көтә. Пөшәңгәрдән чабышкы ат асраучылар Идрис Фазылҗанов, Рафаэль Мәгъсумов та биредә. “Иртән торгач та мин ат янына чыгам, – дип сөйләде Рафаэль Мәгъсумов. – Бик яратам атларны. Күзенә карасам бетте...” Балтач районы Шубан авылыннан күп итеп атлар тотучы (50 диде, әмма аннан күбрәк) Илнар Камалиев та килгән. Арчадан Рамил Гарифуллин, Көектән Вилдан Гарифуллин, Рәсим Шәрифуллин, Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов... Ат барысын да кузгаткан!

    Эш атлары арасындагы ярышта Көектән Рәсим Шәрифуллин аты беренче килде. Ярымчисталар арасында Көектән Вилдан Гарифуллин аты (җайдагы улы Вилнур) 3нче булып финиш бирде. Иске Иябаштан Илшат Шакирҗанов аты (җайдагы улы Илназ) ярымчисталар арасында иң шәп чабучы булды, ә менә финалда 3нче нәтиҗәне күрсәтте. “8 сыйныфта укыйм”, – диде Илназ. “6 яшьтән ул атта, – дип сүзгә кушылды әтисе Илшат. – Ат астында да калды инде ул... Көн саен атны 8-9 километр йөртә”. “Ак барс” агрокомплексы” (җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов) атлары (җайдагы Александр Александров) ярымчистада – 1нче, чистада 2нче булдылар.

    Быел яңалыклар да бар – 40 километр араны татар атлары да үтте. Тулпар татар атлары сынатмады. Лениногорскидан Самат Нәбиуллин иярләгән ат иң яхшы нәтиҗәне бирде.

    120 километрга 6 ат иртән иртүк чыгып китте. Моннан 4 ел элек ярышларны оештырып җибәргән Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының мелиорация департаменты җитәкчесе Даниил Путятин да (хәзер бу постта түгел) бертуганы Кирилл белән атта ерак юлга кузгалды. Аты 120 километр араны үтә алмады. Ветеринария белгечләре атны ярыштан төшереп калдырдылар. Ә менә энекәше Кирилл Петрович иярләгән ат 3нче урынны алды.

    120 километр юлны Кабардино-Балкария Республикасының Нальчик атлары уңышлы үтте. 1нче урын аларда! “Арчада ярышларны әйбәт оештыралар, бездә алай ук түгел. Ә иң шәбе – Гарәбстанда. Анда җиңүчегә бүләкне миллион сумга кадәр бирәләр”, – дип сөйләп торды алар.

    Тагын бер яңалык: ат өстеннән бер-береңне аударып төшерү ярышы да оештырылды. Билгеле, бу ярышта катнашу өчен аерым әзерлек кирәк. Курса-Почмактан көрәшче, атчы Илнур Рамазанов та үзен сынап карады. Лениногорск егетләре өстен чыкты.

    Мәскәүдән килгән Денис Моисеев (Россиянең җыелма командасыннан, 80 километрда – 3нче): “Атна саен 2-3 тапкыр 30–40 километр араны үтәбез, – дип сөйләде. – Калган көннәрне төрле күнегүләр үткәрәбез. Җиңүләрне яулап торабыз”.

    Атны озын араны үтәргә әзерләү белән әлегә безнең районда шөгыльләнүче юк. Бәлки киләчәктә булыр.

    Халык таралып, төрлесен карады. Җигүле атлар ашлык, салам төяп ярышты, бизәлгән атлар мәйдан әйләнде, көрәшчеләр бил алышты, үзешчәннәр җырлап торды... Көне шәп булды!

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: