erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Ау темасы миңа аеруча якын...»

Беркөн кич Наласадан күптәнге танышым Камил Габдрахманов шалтыратты. “Наласа аучылары“ дигән китап чыгарырга әзерләнәбез, шуңа кереш сүз яза алмассыңмы икән, ди. Камил Әдһәм улын мин болай да хөрмәт итәм. Гаять тә итагатьле, тәмле телле, тәртипле кеше. Аның әти-әнисе дә укытучылар, бик тә әйбәт кешеләр иде, урыннары җәннәттә булсын.

Ау темасы миңа аеруча якын, 1975 елдан бирле район аучылар  җәмгыяте рәисе дә әле мин. Аерылганчы Әтнә районы да бездә иде бит әле. Аларның аучыларын яхшы хәтерлим. Күпме кызыклы шәхесләр! Камил әфәнде шалтыраткач үземнең дә йөрәк урыныннан кузгалып куйды, их, мин әйтәм, шулар турында нинди кызыклы китап язып булыр иде!

Аңламаган кеше аучыны мылтык күтәреп уңга-сулга атып йөрүче, җан коючы итеп күз алдына китерә. Әмма алар нык ялгыша, чын аучы табигатьнең дусты, аның байлыкларын саклаучы, кайгыртучы ул.

Минем аучылык буенча остазым Габдулла абый сөйләгән бер вакыйга гел истә. Бергә эшләгән тимерче Миннегали абый белән ауга чыгып китә болар. Чаңгылар белән ак халатлар киеп. Бер куян эзенә төшәләр. Төне буе тегендә-монда шактый йөргән бу, бара торгач эзләр Казиле зиратына кереп китә. Миннегали абый зират кырыенда кала, Габдулла абый эздән кереп китә. “Бер чардуган эченнән карлар тузгыды, куяныбыз сикереп чыкмакчы була, әмма йомшак кардан менә алмый, аска егылып төшә“, – дип  гаять кызыклы итеп сөйләгән иде ул.

Хәзер инде сез уйлыйсыз, тегеләр икәүләп куянны колакларыннан эләктереп өстерәп чыгаралар да капчыкларына салып куялар дип.  Юк шул, Габдулла абый Миннегали абыйны киңәшкә чакырып ала. Куян да инде әрле-бирле сикереп хәлсезләнгән, бер кырыйга посып хөкем карарын көтә. “Без икебез дә сугышта булган кешеләр, гомернең нинди кадерле икәнен яхшы беләбез. Аннан егылганны кыйнау ир-егетләр эше түгел. Әмма куянны ничек чыгарырга? Куркак дисәләр дә, алай ансат эш түгел бу, ул синең нәрсә уйлаганыңны каян белсен? Эшне катлауландырмаска булдык, чардуганның бер кырыена кар тутыра башладык, бераздан куян шуннан сикереп менеп куаклар арасында юкка чыкты“.

Арып-талып, әмма әлеге очрашудан канәгатьлек алып өйләренә кайтып егыла алар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчада яшәүче Владимир Бачев бик тә һәвәс аучы иде. Бервакыт Югары Оры буасы янында тирән чокырга егылып төшкән кондызны күрә ул. Ярты көн шуны коткарырга маташа, төрле җайланмалар ясый, әмма файдасыз. Берәү булса кулын селтәп китеп барыр иде. Тик ул андыйлардан түгел, икенче көнне минем янга керде, төне буе йокламадым, бергә барып карыйк, ди. Бергәләп “кондыз операциясе“ үткәрдек.

Куянга кагылышлы үзем белән булган бер вакыйганы сөйлим әле. Октябрь бәйрәме яллары иде, көзге-кышкы ау нәкъ шул көннәрдә ачыла иде. Көннәр буе  өйдә нишләп ятасың, рәхәтләнеп басуларны әйләнеп кайтырга булдым. Кунакка кайткан туганыбыз Илдар абый да миңа иярергә булды. Ул аучы түгел, болай кызык өчен.

Авылны чыккач сукалаган басу башлана, куяннар андый урыннарны ярата. Әнә берсе чыгып та чапты, әмма шактый ерак. Аучылар без генә түгел икән – шулвакыт куяныбызга тавык карчыгасы һөҗүм башлады. Бик хәтәр ерткыч ул, аңа куянны хәл итү –  ике тиен бер акча. Әмма алай булып чыкмады, карчыга куянга ташлануга куян сыртына ятты да аяклары белән тибенә башлады. Аның аяклары, тырнаклары көчле корал, аларга эләксә карчыгадан йоннар гына калырга мөмкин.

Карчыга читкә китүгә куян елга буендагы агачлыкка чаба, һөҗүм башланса тагын сыртына ята. Әнә шулай ята-чаба күздән юк булды болар.

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X