erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ауу, җылы көннәр кайчан кире кайта?

Быел климатик җәй безгә үз вакытында - 30 майда килгән.

Бүген ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территориясендә яшенле һәм көчле яңгырлар сәбәпле һава шартларының начараюы турында кисәтү бастырды. Әмма республикада начар метеорологик күренешләр озак дәвам итмәячәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Быел климатик җәй безгә үз вакытында - 30 майда килде. Әмма 7 һәм 8 июньдә суытачак, чөнки циклон тылында торабыз. Бездә атмосфера фронтлары белән циклон формалашты. Төп күңелсезлекләр бездә түгел, ә төньяк-көнчыгышта, Пермь краенда күзәтелә», - дип аңлатты метеоролог.

«Бу кыска вакытлы хәлләр. Пәнҗешәмбе көннән барысы да җайга салыначак, һава торышы, чыннан да, җәйге булачак. Көндезге температура 20-22, ә төнлә-12-13 градус көтелә, бу нормаль җәйге температура», - дип ышандырды агентлык әңгәмәдәше.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Казан университеты вәкиле Татарстан башкаласында якындагы декадада температура климатик нормадан бераз түбәнрәк булачак, диде. Фараз нигезендә, 7 һәм 8 июньдә шәһәрдә явым-төшем көтелә. Әмма алар урыны белән булачак. Хәзер республика башкаласы көнчыгышка китә торган циклонның тыл өлешендә урнашкан, дип тәмамлады Переведенцев.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kfu-professory-kazanga-aige-ylylyk-kaican-kaitacagy-turynda-soilade-5855687

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X