Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Җаваплылыгы чикләнгән “Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәтенә 75 ел

    Җаваплылыгы чикләнгән “Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәтенең үткән юлы 1945 елга барып тоташа. Иң беренче исеме – СССР автотранспорт хуҗалыгының Арча автобазасы.

    Арча автобазасы 1945 елның 1 декабрендә оеша. Предприятие белән менә кемнәр җитәкчелек итә: Гыйләҗ Шәмсетдинов (1945–1947еллар), Михаил Кодуков (1947–1949), Сәгъди Әхмәтшин (1949–1953), Николай Корнилов (1953–1956), Алексей Привалов (1956–1984), Раушан Әхмәдиев (1984–1988), 1988 елдан – Рүзәл Гәрәев. Быел юбилейлары – 75 ел!

    Бөек Ватан сугышы беткәннән соң фронттан кайткан машиналар халык хуҗалыгы йөкләрен, икмәк ташый. Арчага 35 “Форд” йөк машинасы кайта. 60нчы елларда ике автобус өстәлә. Пассажирларны ташу маршрутлары ачыла. Автобуслар саны арта һәм маршрутлар юнәлеше дә күбәя. Предприятие әкренләп пассажирлар ташуга көйләнә бара. Иң авыр участокларның берсе була ул. Юллар начар, техникалар ватылып кайта, иртән иртүк тагын юлга чыгып китәргә кирәк, халык автобуслар килгәнен көтеп тора. Автобуслар пассажирлар белән шып-

    лап тула. Ничек исән-имин йөри алганнар?! Шул кыенлыкларга түзеп эшләүчеләргә рәхмәт.

    Предприятиенең үткән юлы кешеләре белән күзаллана. Иң беренче шоферларның берсе Арчада яшәгән Әмин Камалетдиновның сөйләгәннәрен искә алып үтәсе килә. Ул мәрхүм инде. Сүзебез дога булып барып ирешсен.  “Сугыш елларында колхозда шофер булып эшләдем, – дип сөйләде ул бер очрашуда. – 1944 елда комиссариат хәрби техника йөртергә укытты. 1945 елны иң беренчеләрдән булып автобазага 

    шофер булып эшкә кердем. Америкадан кайткан 2,5 тонна сыешлы “Форд” машинасына утырдым. Башта йөк машинасында, аннан автобуста эшләдем. Сугыш арты иң авыр еллар иде ул. Юл юк, гараж юк. 40-45 градус салкыннар. Ул юлда күргәннәр, кунып калулар... Түздем. Кызу булдым, тырыш булдым. Менә шушы куллар белән эшләдем дә эшләдем”.

    60нчы елларда авторотага эшкә килгән Илдар Абдуллинның үзен күреп сөйләштек. Күкрәгендә орден, медальләр.

    –  81 яшьтә мин. 42 ел эшләдем АТПда, – дип сөйләде ветеран. – Үзем Урта Атыдан. Гомерем буе йөк машинасын йөрттем. Машинада йоклаган, төн кунган вакытлар күп булды. Көн-төн эшләдем. Ярты Россияне йөреп чыктым. Заманында Зиннур Сәләхов, Салих Галимҗанов, Габдрахман Таипов белән эшләдем.

    АТПның башлангыч ветераннар советы рәисе Энҗүдә Шәймәрданова: “Безнең оешмада 67 ветеран бар, – дип сөйләде. – Мин үзем дә шушында 29 ел эшләп, пенсиягә чыктым. Пенсионерларыбыз начар яшәми. Очрашып, хәлләрен белеп торабыз”. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина: “Арча АТПсы”ның башлангыч ветераннар советы иң актив оешма, – диде. – Конкурска да әзерләдек үзләрен. Предприятиенең музее бар. Бергәләп сәяхәткә чыгалар, өлкәннәр көне уңаеннан очрашып торалар”.

    Коллективның юбилее уңаеннан “Арча АТПсы” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Баязит улы Гәрәев белән сөйләштек.

    – 1984 елның 9 апрелендә “Арча АТПсы”на техниканы файдалану буенча директор урынбасары итеп билгеләделәр. Бер дә киләсе килмәгән иде. 1988 елда директор итеп сайлап куйдылар. Хәзер менә “Арча АТПсы” минем өчен бик тә якын. Мин гадәттә эшкә җәяү йөрим. Монда килү белән туган мәмләкәтемә килеп кергәндәй хис итәм үземне. Бар да якын: кешеләре, техникасы, мастерское, гаражы...

    – Предприятие нинди хәлдә иде?

    – Коллективта 300ләп кеше. 54 йөк машинасы, 45 автобусы бар иде. Автобусларның 23е монда, калганы Казанда эшли. Казаннан автобусларны кайтардык. Коллективка рәхмәт, тырыштык.

    – Соңгы елларны күп кенә районнарда АТПлар бетте. Ә “Арча АТПсы” яши.

    Реклама

    – Кыен еллар булды. Дәүләт дотация бирүдән туктады. Автобус маршрутлары кимеде. Әмма без предприятиене саклап кала алдык. Бүген предприятиедә 100 кеше эшли. 23 автобус төрле маршрутларда йөри, шуның 4се Арча эшчеләрен Казанга алып бара, алып кайта. Мәктәпләрнең 23 автобусын арендалыйбыз, алар балаларны мәктәпләргә йөртә һәм тагын 10 автобус Әтнә балаларын мәктәпкә илтә. Барысы 56 автобус.

    – Сезнең хезмәт пассажирларга бәйле. Пандемия чорында халык бик юлга чыкмый торгандыр.

    – Дөрестән дә, халык пандемиядән курка. Пассажир автобусларыннан кергән керем хәзер 40 процент кына тәшкил итә. Ә кыскартуларга юл куймыйча предприятиене яшәтәсе бар. Яшибез. Ел саен 4-5 автобусны яңартмыйча эшләп булмый. Быел пассажирлар өчен ике

    “Газель”, ике “ПАЗ” алдык. Узган ел 4 “ГАЗель”, 3 “ПАЗ” алган идек.

    – Автобуслар нинди маршрутларда йөри?

    – Арча эчендә алты автобус йөри. Алты автобус авылларга чыгып китә. Арча–Айван, Арча–Яңасала, Арча–Яңа Кенәр–Сәрдә, Арча–Апаз–Мирҗәм, Арча–Шушмабаш–Сәрдәбаш юнәлешендә йөри алар.

    Арчадан Илгиз Сафин Казаннан иртәнге рейстан кайтып, ял итеп, кичке рейска әзерләнә иде. Шул арада без аның белән очрашып сөйләштек. 2017 елның июлендә була бу хәл. ТРның атказанган транспорт хезмәткәре Илгиз Сафин идарә иткән “ПАЗ” каршына зур фура машинасы килеп керә. Секундлар эчендә Илгиз “ПАЗ”ны икенче полосага алып өлгерә. Фаҗига булмый кала. Автобуста утырган 25 кеше “Ах!” итә. Соңыннан пассажирлар автобус йөртүчегә рәхмәт әйтеп бетерә алмыйлар.

    Илгиз 1986 елдан АТПда эшли. “Кешеләр дә үзебезнеке, шартлар да бар, – дип сөйли ул туган коллективы, предприятие турында. – Автобусны ремонтлаучылар бар, үзебез дә карыйбыз. Әле менә яңа автобуска утырдым. Бүген иртәнге сәгать 5тә юлда идем инде. Эшчеләрне Казанга “Нәфис”кә эшкә йөртәм, алып кайтам. Көн саен Казанга ике рейс ясыйм. Аллага шөкер, эшебез бар, акчасын биреп торалар. Исән-сау булып эшләргә язсын.

    Урта Бирәзәдән Татарстанның атказанган транспорт хезмәткәре Нәсхәт Гатауллин 1977 елдан биредә эшли. Автоэлектрчы булып урнаша ул. “Илсур, Сабир абыйлар эшкә өйрәтте, – дип сөйли. – Башта автоэлектрчы булып эшләдем, аннан йөк машинасына утырдым. Бүген менә контролер-механик. Автобусларны карап кертәм һәм карап чыгарам”.

    Рүзәл Баязитович: “Бездә начар кеше эшләми”, – дияргә ярата. Димәк, һәркем мактауга лаек. Барлык хезмәткәрләргә дә авырт-

    мыйча, исән-сау эшләргә язсын! Бәхетле сез! Мәшәкатегез, эшегез бар, кайтып керер өегез, өстәлегездә сыегыз бар! Юлларыгыз имин булсын!

    ...Җитәкче ишеген бер ир-ат шакыды. Эчкә үтте. “Сезгә шофер булып эшкә урнашасым килә”, – диде ул. Рүзәл Баязитович: “Юк, безгә шоферлар кирәкми”, – димәде. Урынбасарына җибәрде. Эшсезлек яман. Эшле булуга ни җитә!

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: