Кичә кич Биектау районында булган юл фаҗигасенең аянычлы нәтиҗәләре билгеле
Коркачык янында булган ике машина бәрелешендәге авария нәтиҗәсендә Датсун машинасы йөртүчесе(1973 елгы ир-ат) шунда ук вафат була. Зыян күргән калган 5 кешене Казан хастаханәләренә илтәләр. Араларында ике бала да бар.
Көчле бәрелү нәтиҗәсендә Лада машинасы юл кырына китә һәм баганага бәрелә.
Юлларда сак йөрик!
Нет комментариев