Реклама
Икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр.
Кичәге авария турында яңа мәгълүматлар. Юл читенә төшеп әйләнеп капланган чит ил машинасында ике хатын-кыз зыян күргән. Авария Казаннан Малмыжга алып бара торган юлда булган. Биредә «Шкода» машинасы юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана. Ике хатын-кыз зыян күргән. Берсенең бик җитди җәрәхәтләре бар. Икесен дә хастаханәгә алып киткәннәр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз