erid:2VtzquqpS7d
Авариядә ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән
Арча яңалыклары

Авариядә ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән

Зыян күрүчеләрнең барысы да хастаханәләргә китерелде.

Татарстан трассасында ике җиңел машина белән юл-транспорт һәлакәтендә ике олы кеше һәм бер бала зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитлары хәбәр итә.

Аларның мәгълүматларына караганда, авария кичә республиканың Алексеевск районында килеп чыккан. Биредә унынчы модельле «Лада» һәм «Лада Гранта» бәрелешкән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә унынчы модельле «Лада» пассажиры, шулай ук «Лада Гранта»да булган 40 яшьлек хатын-кыз һәм 11 яшьлек пассажиры җәрәхәтләнгән. Зыян күрүчеләрнең барысы да хастаханәләргә китерелде.

Татар-информ


Нет комментариев