erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Авариядә әти-әнисе дә, апасы да һәлак булган, кечкенә кыз ятим калган

Гаиләдәге кечкенә кыз тома ятимә калган

Башкортстанның Кырмыскалы районында Р-240 трассасында Бозаяз авылы борылышында коточкыч авария теркәлгән.

DAF  зур йөк машинасы (фура) һәм Volkswagen Polo автомобиле бәрелешкән. Иномарканың карарлыгы юк – ул яртылаш дигәндәй фура артына кереп киткән.  Җиңел машина эчендә бикләнеп калган 3 пассажирны коткаручылар гына чыгара алган.

Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ир белән хатын шунда ук җан биргәннәр. 2009 елгы баланы төрле тән җәрәхәтләре белән ашыгыч ярдәм Авыргазы үзәк район  дәваханәсенә алып киткән. Шул вакыттан алып 10 яшьлек бала гомере өчен табиблар көрәш алып барды. Кызганычка каршы, бүген күңелсез хәбәр чыкты: авариядә каты җәрәхәтләр алган кыз бала үлгән, дип яза "Өмет" татар газетасы.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай итеп, гаиләдәге кечкенә кыз бала тома ятимә булып кала...

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/avariyad-ti-nise-d-apasy-da-lak-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X