Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Авариядә зыян күргән кызның хәлен белдек

    Рәсми булмаган мәгълуматларга караганда, кичә авариядә зыян күргән 16 яшьлек кыз Арча үзәк хастаханәсенең хирургия бүлегендә дәвалана.

    Аның башына зыян килгән (черепно-мозговая травма), хәле уртача авырлыкта, тормышына куркыныч янамый. 

    Реклама

    Бүген аны Казан республика балалар клиник хастаханәсенә яки травма үзәгенә җибәрергә җыеналар.

    Без зыян күрүченең тизрәк савыгып аякка басуын, якыннарына, әти-әнисенә сабырлык, сәламәтлек, авыр сынауны күтәрергә Аллаһы Тәгаләнең көч бирүен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 15 ноябрь 2019 - 21:02
      Без имени
      Рэхмэт