erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Август ае нинди булыр? (Халык синоптигы фаразы)

Август ае нинди булыр? Моңарчы халык синоптиклары белән сөйләшкәндә, алар августның җылы һәм коры буласын әйтә иде. Әмма июль аеның кинәт кенә үзгәреп куюы аларны кисәткән.

Хәзер инде синоптиклар җәйне кышка ошатып күзәтмиячәкләр. 2021 елдан кыш – кышка, җәй-җәйгә ошаячак, ди алар.

Балтач районының Яңгул авылында яшәүче Әмир Шәрәфиев та, июнь ае кышка ошап килде, июль башкача булды, ди.
– Август исә, артык җылы булмас. Көннәр коры торачак. Ай буена 2-3 мәртәбә салкынайтып алыр дип уйлыйм. Берничә көннән җылы киләчәк. Әмма шатланырга өлгереп булмас, тагын салкынайтып куячак. Август әнә шулай истә калыр. Явым-төшемнәр күп булмас, – ди Әмир абый.
Кышның ничек киләсен дә әйтте әле ул. Быел декабрь ае җылырак булса, гыйнварда чын суыклар көтелә. Күптәннән булмаган Раштуа салкыннары да булачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2020/08/30629/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X