erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Август һәм сентябрь айларында Татарстан Республикасында экологик бәйрәмнәр узачак

Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары үткәрә торган экологик бәйрәмнәр программасы билгеләнгән.

Әлеге проект ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Россия Федерациясе Президенты грантын кулланып гамәлгә ашырыла.

Беренче бәйрәм инде бу шимбәдә – 22 август көнне Болгар шәһәрендәге «Рабига күле»ндә узачак. Алга таба, 29 августта – Зеленодольск шәһәрендә («Родина» паркы), 5 сентябрьдә – Буа шәһәрендә һәм 13 сентябрьдә – Арча шәһәрендә.

Чараларда төрле форматтагы интерактив мәйданчыклар эшләячәк – бу лекторийлар, мастер-класслар, уеннар һәм конкурслар. Рәсем ясау, эко-букчалар бизәкләү һәм икенчел чималдан кул эшләнмәләре ясау мәйданчыклары, шулай ук призлар һәм бүләкләр уйнатыла торган квест-уен оештырылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, бәйрәм кысаларында катнашучылар макулатура һәм пластик тапшыра алачак, алар икенчел чималны кабул итүнең махсус пунктларына тапшырылачак, шулай ук хайваннар өчен приютлардан азык җыюда да катнашырга мөмкин булачак. Шулай ук дармарка да – яхшы әйберләр базары эшләячәк, анда кирәк булмаган әйберләрне калдырып, аларның кемгә дә булса файдасы тияргә мөмкин.

Экологик бәйрәмнәр турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин:https://budetchisto.tatar/.

https://minleshoz.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1808605.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X