Реклама
Россия Гидрометеорология үзәге август аена фаразларын җиткерде.
Синоптиклар август аена фаразлары белән бүлеште. Россия Гидрометеорология үзәге хәбәр итүенчә, җәйнең соңгы аенда һава шартлары уңайлы булыр дип көтелә. Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, шулай ук Россиянең Европа өлешендә дә һава температурасы төнлә +12... +17 градуска, көндез +22... +27 градуска кадәр җылыначак. Салкынча көннәрдә температура +7... +12, көндез +13... +18 градуска кадәр төшәчәк.
Явым - төшем нормадан артык булмаячак, диелә фаразда.
http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/avgust-nindi-bulyr-sinoptiklar-farazy
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз