erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Австралиядә ябырылып бәдрәф кәгазе сатып ала башлаганнар

Коронавирус таралу сәбәпле, австралиялеләр ябырылып бәдрәф кәгазе сатып ала башлаган. Бу хәл материктагы иң эре Woolworths Group челтәрен бер сатып алучыга нибары 4 кап бәдрәф кәгазе сатуга мәҗбүр иткән, дип Reuters.

Бүгенге көндә Австралиядә коронавирус йоктыруның 42 очрагы билгеле (аларның өчесе илдән беркая да чыкмаган). Вирусны йоктырган бер кеше үлгән. Шул җәһәттән континент халкы көнкүреш товарлары запасын җыеп куя.

Социаль челтәрләрдәге хәбәрләр да паника тудыра. Кулланучылар кибетләрдәге буш киштәләрне сурәтләгән һәм супермаркетларда кешеләрнең арба-арба товар төягән фотоларын #toiletpapergate and #toiletpapercrisis хэштеглары белән урнаштыра.

Costco товарлар челтәре йомырка, сөт, дезинфекция товарлары һәм сабын сатуны чикләгән. Coles Group Ltd челтәре исә кул һәм кием-салым дезинфекцияли торган чараларның җитешмәве турында хәбәр итә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Җирле властьлар гражданнарны товарлар дефициты булмаячак дип ышандырырга тырыша.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Avstraliyad-yabirilip-b-dr-f-k-gaze-satip-ala-bashlagannar-151158/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X