erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Автобусларда дезинфекция үткәрелә

Кеше бик аз булса да, рейслар туктатылмады.

Районда коронавируска каршы төрле юнәлештә профилактик чаралар күрелә. Шуларның берсе – җәмәгать транспортында чисталык һәм тәртип урнаштыру. Без Арча автотранспорт предприятиесендә булып, шәһәр эчендә һәм шәһәряны автобусларында дезинфекция үткәрүне күзәттек.

– Бүген генә башланган эш түгел бу. 20 марттан бирле көн саен һәр рейска чыгар алдыннан шушы чараны үткәрәбез. Шәһәр автобусларында төшке ашка туктаганда. Әлеге вакытта бу эшне автобус шоферы Илдар Таҗиев һәм капкада торган механик Виталий Филиппов башкара. Моннан тыш кондукторлар да тотыну җайланмаларын сөртеп торалар. Әлбәттә, махсус хлорлы состав кушылган су белән, – диде баш инженер Рөстәм Нигъмәтҗанов. – Хлорлы су сиптереп, сөртеп автобустагы барлык кул белән тотына торган урыннарны эшкәртеп чыгалар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Барлык автобуслар да рейска чыгамы?

– Кеше бик аз булса да, рейслар туктатылмады. Шәһәр эчендә генә кимеде, элек алты автобус йөрсә, хәзер аларның саны өчкә калды. Айванга да автобус йөреп тора, анысы бу өч арасына керми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X